Тема: “Нишләячәк? “ соравы

Автор: Бикмухаметова Рузиля Адунисовна

Организация: МБОУ «СОШ №24»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Альметьевск

(Сингапур системасы кулланып  7 нче сыйныфта рус балаларына татар теле)

Рүзилә Бикмөхәммәтова,

Әлмәт шәһәре 24 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлары:

  1. Укучыларга “Нишләячәк?” соравын аңлату,фигыльгә дөрес кушымчалар ялгап язуны өйрәтү һәм ныгыту;сөйләмдә куллана белү күнекмәләре булдыру;
  2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен,мөстәкыйльлекләрен,иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
  3. Татар теленә карата кызыксыну,коллективизм сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: ноутбук,проектор,экран.

Таратма материал: битләр,мэнэндж мэт ясалган битләр,карточкалар,каләмнәр.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру,ягъни кабатлау.

Кулланылган структуралар:

Конэрс,Раунд Робин,Модель Фрейер,Хай файв.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру,уку эшчәнлегенә мотивация булдыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
  • “Күңелем тулы изге уйлар белән

Болыт килсә куып таратам.

Сездән башка мин беркем дә түгел,

Мин,дусларым,сезне яратам!”

-Хәерле көн! Укучылар,бүген дәрестә кем кизү? Дәрестә кем юк?

-Хәзер урамда елның кайсы вакыты әле?

-Язның кайсы ае?

- Бүген атнаның ничәнче көне?

- Бик яхшы,числоны дәфтәрегезгә язып куегыз. Без бүген “Нишләячәк?” соравы өстендә эшлиячәкбез.

II. Өй эшләрен тикшерү. (Конэрс структурасын кулланабыз)

-Сезгә фигыльләр белән җөмләләр язып килергә кушылган иде. Игътибар иткәнсездер инде,почмакларда фигыль заманнары язылган. Кем нинди фигыль кулланып җөмләләр төзеде,шул почмакларга барып басыгыз. Бер- берегезне тикшерегез. Ни өчен бу почмакка килдегез,дәллиләгез. (укучылыр җавап бирәләр)

- Афәрин! Урыннарыгызга утырыгыз!

III.Актуальләштерү. Модель Фрейер структурасын куллану.

- Сезнең алда альбом битләре ята. Башта аны икегә,тагын икегә бөклибез. Шул бүленгән кисәкләрнең почмакларын әз генә бөклибез һәм битне вертикаль рәвештә ачып каршыга куябыз. Барлыкка килгән сызыклар буенча сызып куябыз. Уртага “Сүз төркемнәре” диеп язабыз. Бер почмагына “фигыль”диеп,калган почмакларына үзегез теләгән сүз төркемнәрен язабаз. Һәрберсенә дүртәр мисал язабыз.

- беренче өстәлдән А1 (Б4,В3 һ.б) укый башлый.

IV. Теманы аңлату.

-Ә хәзер дәфтәрләрне һәм дәреслекләрне ачабыз. 130 нчы бит,2 нче күнегү. Кагыйдәне кулланып дәфтәрләргә күчереп язабыз. (билгеле киләчәк заман формасын искә төшерәбез)

Раунд Робин структурасын кулланып 3 нче күнегүне эшлибез. Һәр укучы үз фикерен әйтеп чыга.

Музыкаль минут.

Укучылар матур итеп кулларын парта өстенә куялар. Башларын кулларына салалар. “Әниемнең туган көне” җырын яңгырый. Көй туктый.

-Нинди таныш сүзләр һәм җөмләләр ишеттегез?

Ныгыту. Презентация буенча эшләү.Бирелгән фигыльләрне киләчәк һәм үткән заманга кую. (Кыска җаваплар. Раунд Робин структурасын куллану. Б1,А3 һ.б.лар җавап бирә)

V.Мультфильм карау. Аның буенча сораулар:

- Нинди фигыльләр ишеттегез?

-Аларны киләчәк заманга куегыз.( Б1,А3,И2  һ.б.лар җавап бирә)

VI. Йомгаклау.

  • Миңа дәрес кызыклы  булды (ничә кешегә кызык булган,шулар кул күтәрә)
  • Миңа авыр булды...( шулар кул күтәрә)
  • Миңа бар да аңлашылды...( шулар кул күтәрә)

Билгеләр кую (комментарийлар белән)

Өйгә эш. 2 вариантта

  • Киләчәк заман формасын кулланып “Җәй”исемле хикәя язарга.
  • Кем авырсына,алар киләчәк заман формасын кулланып 8 җөмлә яза.
Опубликовано: 27.01.2015