Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә тәрбия һәм әхлак» «Ризаэддин Фахретдин о воспитании»

Автор: Даутова Кадрия Нургаяновна

Организация: СОШ №1

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Елабуга

Балаларга тәрбия бирү - тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар - безнең киләчәгебез. Безнең балалар менә дигән кешеләр, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне оныт­мыйк: балаларыбыз - алар безнең картлы­гыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшь­ләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез.Кызганыч, барлык ата-аналар да балалар­га тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-ана тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә-якны аңларга өйрәнгәч башларга кирәк, дип фи­кер йөртә. Әлбәттә, бу-тамырдан ялгыш фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Тормыш раслаган­ча, кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатла­рына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә кешенең го­мерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне эшләргә ярамый икәнлеген белергә тиеш. Һәм әлеге бурычлар аңа бәхетле булырга һич кенә дә комачауламый. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе , язучы һәм тарихчы Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең әсәрләрен тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышлый. Ул 1859 нчы елның 4 январенда Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган, Кичү Чаты авылында туган . Иң беренче белемне аңа әнисе Мәхүбә абыстай  һәм әтисе Фәхреддин хәзрәт бирә. 7 яшендә ул мәдрәсәгә укырга керә. Өлкән сыйныфларда ул үз хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә: кечкенә сыйныф балаларын укыта. Укыту – тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән тиз танылып өлгерә. Мәдрәсәне тәмамлагач , Р.Фәхеддин  укыту белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта фәнни эш эшли , китаплар , мәкаләләр яза. 1887-1888 елларда аның “Әт-тәхрирел-мосфа”, “Әт-төхфәтел-әнисия “, “Китабе мөкаддимә”, “Китабел-игътибар” исемле китаплары басылып чыга . Бу китапларның берсе –татарча хезмәт , икенчесе – гарәп теле морфологиясе  һәм тәрбия , әхлак мәсьәләләре турында китап. Үзенең китапларында Ризаэддин Фәхреддин яшь буынны тәрбияләү эшен –иң зур мәсьәлә итеп куя . Ата-аналар , укытучылар  балаларга даими игътибарлы булырга тиеш ,-ди . Р.Фәхреддиннең “Юаныч “исемле китабы әхлак, гаилә, дуслык, дошманлык, сугыш, яхшы холыклар  турында. Китап дәресләрдә дуслык, гаилә , әхлак  темалары, үгет-нәсыйхәтләре белән таныштыру бала һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп  һәм җәмгыятьнең өлеше зур икәнлегенә басым ясый. “Баланың иң кечкенә вакытында имезү , йоклату , ашату , киендерү юындыру ,ана хезмәтендә булган тәрбиясе - “беренче тәрбия ,  мәктәптә булган тәрбия –“икенче тәрбия , аннан соң булган тәрбия “өченче тәрбия “ исеме белән билгеләнә. Бу тәрбияләр –әниләрдән, мөгалимнәрдән, укылачак китаплар һәм газеталардан , дуслардан өйрәнелер ,-дип яза ул. Баланы тәрбияләүдә  мәктәпнең өлеше бик зур. Белем бирү белән беррәттән без аларга гүзәл гадәтләр, тырышу , эшлеклелек , туганлык ,гүзәл холык , гаделлек , батырлык , җанлылык кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Тәрбия ул–әхлак белеме, сәламәтлек саклау, рух белеме кебек төрле фәннәрдән кушылган бер гыйлем булып тора. Иң гүзәл холыкның берсе –гаделлек . Бу холык  безнең мөгаллимнәребезне бизәргә тиеш ,-ди ул. Р.Фәхреддин бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный һәм шуңа күрә, ана булган хатын-кызны тәрбияләүгә күп игътибар бирә. Ул “ бала тәрбияләү -ананың  гаиләдәге генә түгел , ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы булып тора,” дип саный. Үзенең биргән киңәшләрендә ул балаларга дөресен сөйләргә, аларны куркытмаска дип әйтә. Әни кеше үз баласы белән тыныч кына сөйләшергә, аларны  кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш . Балага киләчәктә аның ата яисә ана булачагы турында бәләкәйдән үк сеңдерә башларга һәм , аның яшь үзенчәлекләрен искә алып , эшкә , гаиләдәге вазыйфаларга өйрәтә башларга кирәк . Әхлак тәрбиясе бирүнең үз таләпләре бар. Аларны үтәү –һәр ата-ананың изге бурычы. Үтәмибез икән, бозыклыкка юл ачабыз. Бер дә юктан гына атаклы совет педагогы В.А.Сухомлинский : “Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез ,”-димәгән . Моннан чыгып , балада иң беренче, Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул бәләкәйдән үк үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнсен. Бала мәҗбүри өйрәнергә тиеш булган гадәтләр беренче карашка авыр да.катлаулы да, катлаулы да түгел: үз киемеңне үзең киясең, үзң саласың һәм билгеләнгән урынга көн дә элеп куясың. Яткан-торган урыныңны үзең җыештырасың .Үзең ашарга пешерергә өйрәнәсең һәм өстәл өстен дә чиста тотасың . Өлкәннәр белән якты йөз күрсәтеп исәнләшәсең , алар сораганны үтисең. Бу әхлакый сыйфатларга өйрәткәндә ата-анадан түземлелек, сабырлык, салкын канлылык таләп итә. Мәшһүр галимебез Риза Фәхреддиннең: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән васыятен һәр ата-ана үз йортында барысына да күренеп торган урынга алтын хәрефләр белән язып куярга тиеш. Башлангыч сыйныфларда мин дә татар теле һәм уку дәресләрендә  тәртиплелек,чисталык , өлкәннәргә игътибарлы булу кебек сыйфатлар тәрбияләү максатын куям.Әдәплелек кагыйдәләре һәм күнекмәләр гаиләдә, башка дәресләрдә, мәктәптән соң эшләрдә, балаларның бөтен эшчәнлегендә үзләштереләләр. Бу дәресләрнең төп максаты –укучыларда халкыбызның буыннардан буыннарга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән . Шулай итеп , мәктәптә шәхес тәрбияләүдә , балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көндә халык традицияләрен , гореф-гадәтләрен , татар халкының кыйммәтләрен эченә алган Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы укытучылар ,ата-аналар өчен өстәл китабына әверелеп бара .

 

 

 

 

                  Кулланылган әдәбият

1.Балаларга үгет-нәсыйхәт. –Казан : Матбугат йорты, 2001.

2.Низамов А .М.“Милли мәктәп.Тәрбия нигезләре”.”Мәгариф” нәшрияты,2005.

3.Островская Л.Ф. “Балагыз нинди булып үсә?” –Казан : Татар китап нәшрияты , 1979.

4.Фәхретдин Р. “Тәрбияле бала”.Тәрбия 1999.

5.Хуҗиәхмәтов Ә.Н.”Тәрбия дәресләре”. –Казан : Матбугат йорты , 1998

Опубликовано: 18.03.2015