Открытый урок: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе

Автор: Рахимзянова Лениза Фанисовна

Организация: МБОУ «СОШ№3 Азнакаевского района Р.Т»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Азнакаевский район, пгт Актюбинский

Дәреснеңмаксаты:

  1. Язучыбиографиясеһәмиҗатытурындагомумиалганбелемнәрне ныгыту.
  2. “Алмачуар” хикәясенәкызыксынууяту, аныәдәбителдәүзләштерү.
  3. Балалардахайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шуләсәргәтаянып, татар халкыныңмиллибәйрәмнәрен, йолаларынсаклапкалуныңһәмдәвамитүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше: Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез.”Алмачуар хикәясен анализлап  бәяләп узарбыз.

II.Актуальләштерү: Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аның турында сез дә әзме күпме күзаллыйсыз, яки өлешчә генә булса да мәгълумат алгансыздыр дип уйлыйм,чөнки Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән сез әле тирәнрәк итеп югары классларда да танышуны дәвам итәчәксез

Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет ашаязучыныңнинди характер үзенчәлекләренбилгелиаласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле...

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз,кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучының тормыш юлына  кыскача күзәтү ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән  аның биографиясен  искә төшереп китик әле.

Бала чактаГалимҗанныңтормышы башка крестьян малайларытормышыннанбернибеләндәаерылмый. Җәйкөннәрендәулиптәшләребеләнбергәләпҗиләккәйөри, елгадаһәмкондызлыкүлдә балык каптыра. Җәйгетөннәрдәмалайларбеләнбергәләп, ялангаяисәурмангаатсакларгакитә. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькәгашыйккешебула.Шуңа күрә дәаның бик күп әсәрләре табигать күренешләрен сүрәтләп иҗат ителгән.

Физминутка:

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы: Ат – татар халкыныңизгехайваннарыннанберсе. Борынгызаманнардауккөнкүрешяшәешнеатсызкүзалдынакитерегәдәмөмкинтүгел. Кырда, өйдә, төрлекүңелачубәйрәмнәрендәдәатмөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкыныңмиллибәйрәме – Сабантуй да атчабышларыннанбашланыпкиткән,һәмбу традиция әлегекөнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларыннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр...
(Р.Ягъфаров).

Укытучы:Ат образы безгә башка әдәбият әсәрләрендә дә очрыймы?

Укучылар: “Конёк горбунок”,татар халык җырларында  һәм әкиятләрендә һ.б

Укытучы:Бүгенге көн белән элеккеге чорда ат белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бер-берсеннән ничек аерыла?

Укытучы:Элек алар бөтен тормышны алып барсалар,хәзерге көндә  матурлык алиһәсе  кебек кенә кулланылалар дисәк тә һич ялгыш булмас.

(Дага күрсәтелә)

Укытучы: Кайсыгызның  ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булсаул ни өченандакуелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы:Игътибаритсәгез, һәраттоягыныңастындадагакадакланган. Буаттоягыашалмасынөченкуела.

Ат – бәхеткитерүчехайванбуларакбилгеле,һәмәлегедагада бәхет символы булып тора. Улйортларнытөрлебәла-казалардансаклыйдигәнфараз бар. Менәшушыкечкенәгенә элемент та халыкныңатларгабулганмөнәсәбәтен, ихтирамынкүрсәтеп тора

(“Бәхет дагасы” җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы:Димәк, ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә атниндихайвансоңул? Аңакарап, ниндисыйфатларынбилгелиалабыз?

Укучы: Сабыркарашлы, түзем, чыдам, хуҗасынатугры, эшчәнхайван.

Укытучы:Кечкенәвакыттаукаттаутырыпйөрергәхыялланмаганбергенәмалай да юктырул!  Галимҗан Ибраһимов та безгә  ат яратучы малай турында бик матур әсәр язып калдырган . (Әсәрнең исемен әйттерү) Укучылар:“Алмачуар”.

Укытучы:Алмачуар дип  нәрсәгә әйтәләр соң?

Укучы: Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.

Укытучы : Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай дип язган: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк...”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас...”

Ә хәзер  әйдәгез әсәрнеискә төшереп үтик,ә аннары әсәр белән танышуны дәвам итәрбез.

Тест чишү

1” Алмачуар  “хикәясен  кем  язган

А)Г Тукай

Б)Г.Бәширов

В)Г.Ибраһимов

2.Малай колынга нинди исем куша

А)Дускай

Б)Аргамак

В)Алмачуар

3.Бу әсәрдә нинди милли бәйрәм сурәтләнә?

А) Каз өмәсе

Б) Яңа ел

В)Сабан туе

4. Төп геройның исеме ничек?

А)Закир

Б)Гамир

В) Солтан

5.Атны кем бүләк итә?

А) Күрше бабай

Б)башкорт Әлемгол

В) Сафиулла агай

6. Алмачуар ни өчен үлә?

А) Малайның игътибарсызлыгы аркасында

Б) Нык  чапканга

В)Кояш сукканга

Әсәрне уку  барышында безгә түбәндәге сүзләр очрады,әйдәгез аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшытеләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изгекеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызгакимсетү, җәберләү;

нәзер-үзөстенәалганэш, шартлывәгъдә;

нәфес-нәрсәнедәбулсабулдырыргакөчлеомтылыш, күпнеөметитү, комсызлык.(дәфтәрләргә язып кую)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай ,Закир һ.б. белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нинди вакыйга  белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өченулмоныэшли? Әсәрдәншушыурыннытабыгыз.

(Дәреслек өстендә эш.83-84нче битләр, 3нче кызылюл)

Укытучы: ӘлемголһәмХафизарасындагыкаршылыккайдаһәмкайчанбашланыпкитә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендәХафизбеләнӘлемголныңмәйдангакөрәшкәчыкканвакытыннанбашланыпкитә.

Укытучы:Әлегебүлекләрдәнчыгып, Хафизкартканиндисыйфатлархасдияаласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: Без капчыктаятмый” дигәнмәкальнеәсәрдәниндигеройга туры китерепбулаһәм ни өчен?

Укучы:ӘлегемәкальнеӘлемголга туры китерепбула, чөнкиулСабантуйдакөрәшкәндәхәрәмләшәһәмавырыйбашлый. “Терелсәм, кара биянеХафизкарткаилтепбирер идем”-дипамәнәтәйтәһәмсүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы:Димәк, Әлемголяманлыкэшли, һәмбуяманлыгыаңачирбулыпкайта. Яхшылыкэшли, хатасынтаныйһәмбиянеилтепбирә- күңелтынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзерһәрбүлеккәисемкуепкарыйк.

1б. – Биянеалыпкитү;

2б. – Хәрәмләшү;

3б. – Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргәисемкуйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы:Юк.

Укытучы:Әйдәгезәле, бүлекләрневакыйгаларүстерелешетәртибебуенчакуепчыгыйк.

1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Биянеалыпкилү.

III. Укытучы: Укучылар, игътибаритсәгез, ХафизбеләнӘлемголикесеикеавылдан. Бувакыйгалартирә-күршеавылларгабиктизарадамәгълүмбулалар. Ни сәбәпле?

Укучы:Чөнкиәлегевакыйга Сабантуй вакытындабула.

Укытучы:Әйе, Сабантуйгатирә-күршеавыллардандуслар, туганнарҗыелалар. Димәк, Сабантуй – барлыкмилләтхалкынберләштерүче, миллирухтасугарылганбәйрәмбулып тора, чөнкиХафиз – татар, Әлемгол – башкортмилләтеннән.Бүгенге көндә бөтен милләт халыклары да бертуганнар кебек дус һәм тату яшиләр.Урамга яки базар тирәсенә чыксаң, әллә кемнәрне күрәсең:үзбәкләр,таджиклар,грузиннар,чувашлар,башкорт-лар һәм башка бик күп милләт вәкилләре

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Улниндибәйрәм? Кайчануздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгәукылганбүлекләрошадымы?

(Укучыларҗавапларынтыңлау)

Укытучы:Язучыһәм аның иҗаты турынданиндимәгълүматларалдыгыз?

(Укучыларҗавапларынтыңлау)

Укытучы: ДәресебезнеГ.Ибраһимовныңтормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Галимҗан – бала җанлыкешеиде...

Моңаинанырөчен “Алмачуар” әсәренгенәукыпкарау да җитә. Бугүзәл повесть минем иңберенчеукыганәсәремиде. Мин аныхәзердәкайта-кайтаукыйм. Улшундыйәсәр. Аныбөекязучыһәм бала җанлыкешеязган.

Ә бөекязучы – үзкүңелендәгебалалыкныҗуймаганкешеул”.

IV.Йомгаклау:Нәтиҗә ясау,билгеләр кую.

V. Өй эше:1в.Әсәр буенча тест төзергә

2в. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән ат образын  чагылдырган әсәрләр алып   килергә.(шигырьләр,җырлар,әкиятләр)

3в.Үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Дәрес шуның белән тәмам. Сау булыгыз.

Опубликовано: 03.04.2015