Ипи булса табында

Автор: Уразайкина Рания Вахитовна

Организация: МБДОУ «Детский сад» Алтынчеч»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Заинск

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, саумысыз!

Тәрбияче: Хәерле көн !-дисәм,

Балалар: Хәерле көн!- дибез.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?- дисәм,

Балалар: Кояшлы көн кебек,

Тукай телен,анам телен,өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле мине, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән кадерлерәк.

Я, кем әйтә, бу нәрсә?

Балалар: Икмәк.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, бу ипи. Менә бүген без сезнең белән ипи турында сөйләшербез. Ипи кешегә яшәү өчен кирәк булган иң кирәкле ризык. Без ипине кадерләп, төрлечә атыйбыз: ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач. Ипине без барыбызда бик яратабыз, һәр көн кулланабыз, аннан бер дә туймыйбыз.

Бала: Икмәк миңа бик кадерле, әткәй - әнкәй кебек ул.

Ансыз яшәве җайсыз, икмәксез дөнья җайсыз.

Бала: Һәркемгә ипи кирәк, һәр көн дә ипи кирәк.

Ипи космонавтка да, очучыга да кирәк.

Ипи сатучыга да, ипи сезгә дә кирәк.

Ипи безгә дә кирәк, ипи һәммәбезгә дә кирәк.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән үзебез икмәк пешереп карыйбыз. Сез ризамы? Ләкин баллы икмәгебез тәмле булсын өчен төрле-төрле биремнәр үтәргә туры киләчәк. Беренче бирем  -  ипинең камыры нәрсәдән ясала?

(балалар җавап бирәләр, тәрбияче өстәлдәге продуктларны күрсәтә)

Әйе, безгә ипи пешерү өчен кайнаган су, тоз, май, чүпрә, он кирәк булачак.

Ә хәзер эшкә керешик, һәм биремне үтәгән саен ипи камырына  кирәкле әйберләрне салып барырбыз.  Әйдәгез әле бергәләп  “Мин башлыйм – син дәвам ит” дигән уен уйнап алабыз.

     Ипи, тоз – якты йөз.

     Ипи – иң зур байлык.

     Икмәк – ил байлыгы.

     Икмәк тәмен ач белә.

     Ипидән зур нәрсә юк.

Сез бу биремне уңышлы башкарып чыктыгыз, ипи камырына беренче булып нәрсә салабыз?

Балалар: Иң беренче җылымса су әзерлибез.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп аны салыйк (савытка су салалар).

     Балалар, безнең татар халкы оннан бик күп төрле камыр ашлары эзерли. Әйтегез

     әле миңа, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә әниләрегез сезне нинди камыр ашлары

     белән сыйлый?

     Балалар: Бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч, бавырсак, чәк-чәк, коймак, гөбәдия.

     Тәрбияче: Сез бик дөрес әйттегез. Биремне үтәгәч,  ипи камырына тоз салыйк.   Аны менә шулай  әз генә салабыз.(тоз салабыз)

Ә менә монысы нәрсә икән?

Балалар: Коймаклар.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, бергәләп коймаклар уенын уйнап алыйк.

Уен “Коймаклар”

(камырга чүпрә салына).

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән алдагы шөгылләрдә икмәкнең нинди юллар үтеп өстәлгә килүе турында сөйләшкән идек. Әйдәгез әле Ленаны тыңлап үтик.

Бала: Иң беренче җирне сөрәләр, тырмалыйлар, аннан соң орлык чәчәләр, ул тишелеп чыккач, аны корткычлардан саклыйлар. Шуннан соң, бодай үсеп җитә, башаклары өлгерә. Көз көне уралар, сугалар, аннан он ясыйлар. Оннан төрле тәмле ризыклар пешерәләр.

(ипигә май салына).

Бала: Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә, безгә күәт өстәргә.

Ипи булса табында булдырам мин барын да.

Тәрбияче: Камырга бөтен әйбер салынды, ләкин ипи булып пешсен өчен, иң кирәкле – он калды. Бергәләшеп онны салып болгатыйк, һәм ипине пешерергә җибәрик.

(Балалар он салалар, тәрбияче әзер камырны күрсәтә,ипине пешерергә чыгарып куялар).

  • Ипи пешкән арада биеп – җырлап алыйк.

“Башмакчы”уены.

“Ачык авыз”уены.

“Яз килә”-җыры.

Тәрбияче ипи күтәреп керә.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, икмәгебез нинди татлы, тәмле итеп пешеп чыккан!

Тәмле исле кайнар икмәк, күмәк хезмәт бүләге.

Икмәк белән бәхет яулап тибә халык йөрәге.

Икмәк – тормыш көче, икмәк – табын түрендә.

Икмәк булса көчең арта, икмәк булса үсәсең.

- Үзебез пешергән ипине авыз итик, тәмләп чәй эчеп алыйк!

Опубликовано: 06.04.2015