«Дус була белү серләре» (10 класс, по программе Хайдаровой Р.З.)
Автор: Гаряпова Галия Накифовна
Организация: МБОУ «Никольская СОШ»
Населенный пункт: Республика Татарстан, Спасский район, село Никольское
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
Метапредмет – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Предмет – алган белемнәрне кулланып, бирелгән темага үз фикереңне белдерә белү, монологик сөйләмне үстерү Шәхескә кагылышлы – балаларда башкаларга карата хөрмәт, ышанычлы дус булырга омтылыш тәрбияләү |
|||
Дәрес тибы |
Рефлексия дәресе (дәрес-әңгәмә) |
|||
Җиһазлау |
Презентация,“Якын дус берәү генә була” җырының аудиоязмасы (Иркә+Ландыш), сүзлек эш өчен карточкалар,мәкальләр белән карточкалар, экран, проектор
|
|||
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
УУГ |
Презентация слайдлары |
Уңай психологик халәт тудыру Мотивлаштыру |
Исәнләшү -Хәерле көн!
Белем алырга омтылыгыз! |
Укытучыны һәм бер-берләрен сәламләү -Хәерле көн! Дөньяда иң зур байлык – белем.
|
КУУГ |
1нче слайд |
Логик күнегү |
-Слайдтагы фотоларга карагыз әле.
-Бирелгән фотоларны нинди сүз берләштерә? |
Слайдтагы фотоларны күзәтәләр
-“Дуслык” сүзе берләштерә |
ТБУУГ |
2 нче слайд |
|
-Дуслык сүзе төрле телләрдә ничек әйтелә?
Укытучы өстәп әйтә ала
|
Белгәннәрен әйтәләр (Бу бирем укучыларга алдан әзерләп килергә тәкъдим ителә) Рус телендә – дружба Инглиз телендә – Fritndship Немец телендә – Freundscaft Французча – i^amitie Итальянча- amicizia Марича- келшемаш Чувашча – туслах Төрекчә - dostluk |
ШУУГ |
3 нче слайд |
Дәреснең темасы |
Безнең (бүлекнең) зур теманың исеме ничек? (Сүзләр буталып бирелгән)
-Рус телендәге эквивалентын әйтегез әле! |
Буталып бирелгән сүзләрдән тема исемен әйтәләр Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – сакла Нет друга – ищи, нашёл - береги |
|
4нче слайд |
Фонетик күнегү |
Укытучы “Якын дус берәү генә була” җырының аудиоязмасын куя |
Укучылар Иркә һәм Ландыш җырчылары башкарган җырга кушылып җырлыйлар (3 минут 10 сек.)
|
КУУГ |
5нче слайд (укучыларның якын дуслары белән бергә төшкән фотолары) |
Максат кую
|
Тактага язып куелган: Дус булу җиңелме? Ни өчен? Дус булу җиңел, чөнки ... Дус булу җиңел түгел, чөнки ... -Сезгә дәрес ахырында бу сорауга җавап бирергә кирәк. Үз фикерегезне белдереп, 7-8 җөмлә язырга
-Аны языр өчен, сезгә нәрсә ярдәм итәчәк? Нәрсәләр белергә кирәк?
|
|
РУУГ |
6 нчы слайд |
Белемнәрне актуальләштерү
|
Дуслыкның үз серләре бар, дәресебезнең темасы да “Дус була белү серләре” (“Секреты умения дружить») |
|
РУУГ |
7 нче слайд |
|
Василий Александрович Сухомлинскийның портретын күрсәтә, кем икәнен сорый
-Әйе. Үткән дәрестә аның дуслык турында язган фикерен укыдык. Бүген үзебез язып карыйбыз |
-Бөек педагог Василий Александрович Сухомлинский |
|
|
Укучы нинди авырлыклар белән очраша? |
|
Темага кагылышлы сүзләрне оныту; файдалы киңәшләрне искә төшермәү; дуслык турында мәкальләрне белмичә, куллана алмау
|
|
|
Авырлыктан чыгу юллары |
Тема буенча сүзләрне кабатларга, якын дус булу өчен файдалы киңәшләрне искә төшерергә, дуслык турында мәкальләр табырга шартлар тудыру, эффектив эш формаларын оештыру |
Русча-татарча, татарча - русча сүзлекләр, укучыларның үзләре язып барган сүзлекләренең булуы; дәреслектә бирелгән материалны куллану; ”Мәкальләр” китабыннан куллану |
|
|
Сүзлек эш |
-Кешеләрнең сыйфатларын нинди 2 төркемгә бүлеп була? |
Уңай һәм тискәре сыйфатлар |
ТБУУГ |
8 нче слайд |
Финк-райт-раунд робин (“Подумай-запиши-обсуди в команде” “Уйлап ал-язып куй-командада фикерләш”) |
Укучыларга карточкалар тарата 1.тупас 2.битараф-3 3.ялкау -1 4.куркак 5.ялагай -2 6.күп сөйләшә торган |
Фотографияләрдә күрсәтелгән тәртип буенча, кешеләрнең сыйфатларын билгеләп, цифрлар куялар 1)һәр укучы карточкада билгели 2)үзара төркемдә тикшерәләр 3)1 укучы укый
|
|
9 нчы слайд |
|
–Бу кешеләрнең нинди сыйфатлары? Әзер җавапларны слайдка чыгара |
-Тискәре сыйфатлары |
ШУУГ |
|
|
1.эшчән 2.җитди - 4 3.кешелекле 4.кыю - 6 5.игътибарлы 6.тыйнак – 5
-Бу кешеләрнең нинди сыйфатлары? |
-Уңай сыйфатлары |
ТБУУГ |
10нчы слайд |
Этапка максат кую |
Күнегүләрне башкарып, белемнәрегезне ныгытыгыз! |
|
РУУГ |
11 нче слайд |
Стё зе класс (“Перемешай класс”, добавить как можно больше идей(слов) участников к своему списку; )
|
Кеше сыйфатларын “җыярга” тәкъдим итә
Нәтиҗә чыгара
Кеше сыйфатлары кергән сүзләр белән җөмләләр төзергә |
1)укучылар башта үз исемлекләрен яза (1 мин.) 2)кабинет буйлап йөреп, сөйләшмичә, бер-берсенең язмаларына карап, исемлекләренә үзләрендә булмаган сүзләр өстиләр 3) Кем күбрәк? (ничә сүз язганнарын әйтәләр, укыйлар)
Җөмләләр уйлап әйтәләр
|
ТБУУГ |
|
Уку |
Дәреслектә бирелгән Василий Александрович Сухомлинскийның мәкаләсенә игътибар иттерә |
В.А.Сухомлинскийның мәкаләсе буенча дус булуның серләрен искә төшерәләр |
ТБУУГ |
|
Микс пэа шэа (Ирекле рәвештә йөрүдән туктагач, парлап басып, бирелгән темага сөйләшү)
Релли Робин (кыска җаваплар бирү)
|
Татар бию музыкасын кабызып, туктатып тора
-Яхшы дус булыр өчен нинди киңәшләр бирер идегез? |
Укучылар ирекле рәвештә йөриләр. Музыка туктагач, парлап басалар һәм бер-берсенә киңәшләр бирәләр:
Дустыңны авыр хәлдә калдырма; дустыңны хөрмәт итәргә кирәк; дустыңа синең белән кызык булырга тиеш, шуңа күрә белемле бул; битараф кеше булма; кешене сизә бел; башкаларга авырлык китермә; дустыңның кайгысын уртаклаша бел, ярдәм ит...
|
ШУУГ |
|
Төркемле эш |
Укытучы мәкальләрнең башы һәм ахыры ике баганага бүленеп язылган карточкалар тарата |
Ике төркемгә бүленеп, мәкальләрнең дәвамын табалар
Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән) Дустың булмаса-эзлә, ...(тапсаң-югалтма) Дуслык ...(бәладә) беленә Йөз сум акчаң булганчы, ... (йөз дустың булсын) Дустың ...(үзеңнән яхшырак) булсын |
ШУУГ |
12 нче слайд |
Тикшерү |
Слайдтан дөрес җаваплар күрсәтелә |
Эталон буенча тикшерәләр 1 укучы кычкырып укый Тәрҗемә итәләр (русча эквивалентларын әйтәләр) |
|
|
Мөстәкыйль эш |
Дус булу җиңелме? Ни өчен? Дус булу җиңел, чөнки ... Дус булу җиңел түгел, чөнки ...
Авырлык кичергән укучыларга шаблон буенча эшләү юлын күрсәтү |
Дәфтәрләрен ачып язалар Үз фикерләрен дәлилли белү |
ТБУУГ |
|
Тикшерү (Аудирование) |
-Иптәшегез укый, ә сез аңларга тырышыгыз |
Укучылар үзләре язган фикерләрен кычкырып укыйлар, башкаларның фикерләрен тыңлыйлар |
ТБУУГ |
|
Практик кулланыш |
-Син үзең нинди кеше? Сезнең белән дуслашып буламы?
|
Укучылар алдан ясалган үзләренең мини-проект эшләрен күрсәтәләр, аңлатма кертәләр |
ШУУГ |
13 нче слайд |
Рефлексия |
-Дус булу җиңелме? соравына җавап бирә алдыгызмы? -Үз фикерегезне яза алдыгызмы? |
Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү |
РУУГ |
|
Өй эше |
1)60 нчы бит, 8 нче күнегү (“Минем дустым”темасына хикәя язырга) 2) Якын дустыгыз турында презентация ясарга (телдән, электрон,фото)
-Алган белемнәрегез файдалы булсын! |
Язып куялар |
|
14 нче слайд |