БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАРСТАНДА ЯШӘГӘН ТАНЫЛГАН ЯЗУЧЫЛАР. ЛИЛЛИ ПРОМЕТ

Автор: Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Организация: МБОУ СОШ№1 г.Елабуга

Населенный пункт: г. Елабуга

Эстониянең атаклы язучысы Лилли Промет - дистәләрчә шигырь һәм хикәя китапларының, пьеса, сценарий, повесть һәм романнарның авторы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның Актаныш районы Чишмәбаш, Байсар авылларында яши, кыр эшләрендә катнаша, мәктәптә немец теле һәм рәсем укыта, татар халкының гореф-гадәтләре, тормышы, сәнгате белән кызыксына, телен өйрәнә. Безнең яклар 19 яшьлек кызда онытылмаслык җылы тәэсир калдыра. Соңрак, шул чор хатирәләренә нигезләнеп, Лилли Промет үзенең “Ирләрсез авыл” исемле романын иҗат итә. Бу китап Чишмәбаш, Байсар , Тәкмәк авылларына багышлана. Роман битләрендә язучы зур мәхәббәт белән татар халкы вәкилләрен гәүдәләндерә, аларның эстоннарга туганнарча ярдәмен сурәтли. Китап  1962 нче елда басылып чыга, эстон, рус, литва телләренә тәрҗемә ителә. Китапның тышында Чишмәбаш авылы янында торучы кыз рәсеме сурәтләнә. Еракта, кайчагында кызыл-сары, ә кайчакта алтын диск кебек балкучы ай.

     Эвакуациядән соң Лилли Промет үзенең туган ягы – Таллинга китә.Әлбәттә, кызга татар авылыннан аерылу бик җиңел булмый, ләкин туган-үскән як та ниндидер бер сихри көч белән аны үзенә тарта. Кайткач, Лилли бик авыр тойгылар кичерә, чөнки аның әти-әнисен илбасарлар үтерәләр, йортларын яндыралар. Кыз, кайда барырга да белми, уйга батып торганда аның янына ягымлы гына эстон карчыгы килә. Ул кызны үзенең кечкенә генә йортларында сыендыра. Еллар үткәч, Л.Промет  үзенең бик күп язмаларында бу мөлаем карчыкны җылы сүзләр белән генә искә ала.

      Миңа үземә Лилли Прометның укучысы булган, хәзерге көннәрдә Актаныш районы Иске Байсар мәктәбендә эшләп пенсиягә чыккан укытучы Роза апа Загитова белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды. Аның сөйләгәннәреннән бер өзек китерәм: “Илебезнең сугыш барган төбәкләреннән районга күп төрле милләт һәм төрле һөнәр ияләре килде. Авыл халкы аларны үз туганыдай каршы алды, сыеныр урын бирде. Алар бездә төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләделәр. Байсарда урта мәктәп булуын искә алып, безгә укытучыларны да җибәргәннәр иде. Шулар арасыннан мин 17-18 яшьләрдәге , сары бөдрә чәчле, урта буйлы ягымлы бер кызны хәтерлим. Ул – эстон кызы Лилли Александровна  Промет иде.Ул безне немец теленнән һәм сызымнан укытты. Сугыш бетеп, озак еллар узгач, мин авыл китапханәсеннән “Тормыш иероглифлары” дигән китап алдым. Таныш исемне күреп, гаҗәпләндем, шатландым һәм Таллинга, язучылар союзына хат яздым.Тиздән авторның җавабы килде һәм без аның белән озак еллар хат алышып тордык”.

      Роза апа миңа үзенең кызы Эльмира ханым Мәҗитованың Таллинга Лилли Промет янына кунакка баруын да сөйләп бирде. Исеме безнең ил укучысыннан тыш, чех һәм поляк, фин һәм немец, итальян һәм швед укучыларына да таныш булган танылган язучы, Байсар авылыннан икәнен белгәч, Эльмира ханымны чын күңелдән, чын йөрәктән, бик җылы кабул итә.Аның күзләрендә очкыннар кабына, озак еллар буе күрмәгән туганын очраткандай кочаклап үбә ул аны. Язучының : “Суга он болгатып пешергән ашларның тәме һаман авызда,  кыр эшләренң авырлыгы һаман җилкәмдә” , - дигән сүзләре “Ирләрсез авыл” романындагы вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм итә.

      Саубуллашканда, танылган эстон язучысының әйткән сүзләрен ,сугыш вәхшәтеннән качып,  илебезнең күп җирләреннән килгән кешеләрне сыендырган туган ягыбыз – Татарстанга карата  мәхәббәт хисләрен белдерүгә тиңләр идем мин: “Сездәге кебек матур чиста күк йөзен, андагыдай тулган айны минем әле бер җирдә дә күргәнем юк! Чит илләрдә булганым бар, үзебезнең Балтик күгенә игътибар итә торган булып киттем, ләкин Татарстандагысы, кабатланмас булып, күңелгә кереп калды.”

Аның безнең якларга кайтып, киң күңелле, изге җанлы, гади һәм ярдәмчел авылдашларын да бик күрәсе килә, кызганыч, бу хыялларга тормышка ашырга насыйп булмый.

     Лилли апа, сез килеп күрә алмасагыз да, Татарстан, Актаныш, сез яраткан Байсар - Чишмәбаш авыллары танымаслык булып үзгәрде. Бормалы Сөн елгасы, Чәүкә тавы, салкын сулы чишмәләре хәзер дә киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы кешеләр тәрбияли. Шундый олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел халкымның бер кисәкчеге булуым белән мин чиксез горурланам!

Әдәбият

  1. Алар җиңү көнен якынайтты... // Мәгариф. – 2004. – №12. – Б. 79-80.
  2. Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты (1941-1945) // Та­тар әдәбияты тарихы: 6 томда: Т 5. – Казан,1989. – Б. 5-174.
  3. Каеннар сары иде..: Ватан сугышы чоры әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2004. – 399б.

     4. Әдипләребез:  библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том. Л-Я / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б.

 

Фамилия, имя, отчество автора (полностью)

Абдрахманова Карина

Название доклада (статьи)

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда яшәгән танылган язучылар. Лилли Промет.

Тематическое направление доклада (статьи)

Актуальные проблемы истории Татарстана и татарского народа

Город, район

Елабуга

Почтовый адрес с указанием индекса

Пр.Мира,39

Руководитель

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Телефон (сотовый)

8-9172592144

E-mail

[email protected]

Форма участия

доклад

Потребность в гостинице – да/нет

 

нет

 

Опубликовано: 28.12.2015