Туган авыл

Автор: Даутова Кадрия Нургаяновна

Организация: МБОУ СОШ№1 г.Елабуга

Населенный пункт: г. Елабуга

Морт авылы - зур һәм бай тарихы булган авылларның берсе.Авыл халкының гомерләре биредә үткән, алар иген иккән, мал асраган, агач утырткан, йорт салган, бала үстергән. Күбесенең мәңгелек йортлары да Морт зиратында урын алган. Халык үткәннәрен санлап яши белгән, колхозлашу елларында партия кешеләре борынгы зират урынына хастаханә салабыз дип янып йөргән көннәрдә дә моңа юл куймаган, киресенчә, терлек-фәлән  кереп әби-бабаларыбызның рухын борчымасын дип, тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Халык бердәм була белгән. Ленинградтан эвакуацияләнгән йорт-җирсез калган кешеләрне дә үз итеп сыендыра белгәннәр. Чукындыру  чорында исә, авыл кешеләре үз диннәрен яклап олы көрәшкә күтәрелә. Морт кешеләренәме соң көчләп ят динне кабул итәргә? Батыр ирләр сыерларын кызганмыйча суя һәм авылдан еракка барып учак тергезә. Казан асып, шул ит белән чукындыру сәясәте алып барган урыс миссионерларын шәп итеп сыйлыйлар. Аннан сый-хөрмәттән йомшарып “туган” булган урысларны: “Бу тирәдә чукындырырга яраклы татар авыллары юк“, - дип башларын бутап, икенче юнәлештә озатып җибәрәләр. Хатыннарын, кызларын саклап калудан да зуррак батырлык була димени? Саф диннәреннән ваз кичтереп, урыслар астында изелгән Зөләйхалар тарихыбызда җитәрлек! Изге суда коенып, чукынмаган өчен генә хөкүмәт ташламаларыннан тулысынча мәхрүм калган кешеләр дә аз түгел. Мортның мондый акыллы бабаларына һәйкәл куярлык. Рухлары шат булсын.

    Хәер, чорлар бу татар авылын да шактый сыный. Бөек Ватан сугышы Мортның 295 асыл ир-атын һәлак итә. Ялгыз картайган кыз-әбиләр, балалары белән тормыш ачысын йотып калган тол хатыннар күз яшеннән елга хасил булыр иде. Аңарчы да җан коюлар җитәрлек була. “Раскулачивание” дигән афәт вакытында Мортның иң дини, иң белемле, иң зыялы кешеләре Себер урманнарында, Магнитка шәһәре төзелешендә җан-тәслим кыла. Әмма алар кешелеклелекләрен югалтмый.

    Гомер шулай инде, карларны яшел үсентеләр, өлкән буынны яңасы, бер чорны икенче дәвер алмаштыра тора. Бары хәтер югалмый. Әгәр без дә телне тыйсак, туган-тумачаны барламасак, авылыбыз аксакалларының сүзләрен, нәсыйхәтләрен килер буынга ирештермәсәк, зиратларны карамасак, чишмәләрдән эз суытсак, киләчәккә ни белән атларбыз соң? Шуңа күрә Морт авылы белән якыннанрак танышып китик.

    Морт исемле авыл Татарстанда берәү генә. Аның кайчан барлыкка килүе турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Урман буенда Мәмет елгасы ага, ә елгалар, гадәттә, шул урында урнашкан кеше исеме белән атала. Мәмәк, Мәмет - төрки халыкларда киң таралган исемнәр. Авылның беренче тарихи урыны нәкъ менә Мәмет елгасы буенда урнашкан дип фаразлана. Мөгаен, аларны Явыз Иванның чукындыру сәясәтен башлау турындагы хәбәре күченергә этәргәндер. Урманның ар ягында чукындырылган татар авыллары бар: Айталан, Февраль, Елово... Рус баскаклары Казан-Мамадыш юнәлешендәге урман буйларында да бик еш күренә башлагач, авыл урыны калкурак урынга, икенче урман буена күченгән. Беренче күченүчеләрнең исемнәре урам атамаларында сакланып калган: Моксин һәм Бәкер. Авылга Морт исеме, географик урын белән бәйле рәвештә, соңрак кушылган.

Авылыбыз кешеләре географик исемнәр белән бала чактан ук очрашкан, туган йортлары урнашкан урам, тыкрык исемнәре, авыл эчендәге һәм тирә-яктагы тау, чокыр, кыр, басу, болын, елга, инеш, күл, сазлык һәм башка географик объектларның атамалары гомер буена күңелләрдә саклыйлар. Олы юл – урам исеме. Себер тракты үткән юл буена урнашкан.Урта урам – урам исеме. Зират урамы һәм Олы юл уртасына урнашканга шулай атала. Зират урамы – урам исеме, иске Зират шул урамда урнашкан. Әстәй очы – урта урамның Армалы очы шулай атала. Өч өйле – ул урамда өч кенә өй булган, хәзерге вакытта дүрт өй. Мусакай - чокыр, Муса исемле кешенең умарталары булган. Моксин очыннан чыккач, авылга параллель урнашкан беренче чокыр. Стан –Киленбиегән чокырындагы Салкын чишмә өстендә әвен булган җирне шулай атыйлар. Моксин очы – урам исеме. Авылның беренче урамнарыннан, иң беренче килеп утырган Моксин исемле кеше хөрмәтенә шулай атала. Бәкер очы – урам исеме. Авылның беренче урамнарыннан, иң беренче килеп утырган Моксин исемле кеше хөрмәтенә шулай атала.Мурт елгасы - Морт авылы аша аккан, Акай тау итәгендәге елга. Мәмет елгасы - урман буенда ага торган елга. Акай – тау исеме. Төлке чокыры – төлке оялары булганга шулай атала. Киленбиегән - Моксин очының башыннан башланып киткән чокыр азагына кадәр шулай атала, чөнки кияүгә чыгасы кызларны шунда биетеп караганнар. Бетләү – Киленбиегән буенча 100 метрлап киткәч әвен булган. Кешеләрне өйләренә кайтармый интектергәннәр, бетләп беткәннәр. Шуңа күрә бу җирне бетле әвен дип атаганнар. Әбәләк - чокыр, Себер тракты буенча барганда кала. Озын Газиз, Зөләйха, Моксин, Гөлзифа чишмәләре – бу чишмәләрне шул исемле кешеләр ачкан. Бу чишмәләрне чистартып торганнар, улаклар ясаганнар, гел карап торганнар.Ат чишмәсе – һәр хуҗалыкта атлар булган һәм алар шушы чишмә улагында атларына су эчерткәннәр. Балавыз чишмәсе – бу чишмәнең суы башка чишмәләрнең суларына караганда баллырак, татлырак булган. Икенче исеме: Җидегән чишмә. Салкын чишмә – бу чишмәнең суы башка чишмәләргә караганда суыграк булган. Изгеләр чишмәсе – бу чишмә турында риваятьләр бар. Аннан су эчкән кеше - төрле авырулардан, гөнаһлардан арынган. Моксин очы күпере - Морт елгасы аша салынган күпер. Бәкер очы күпере - Морт елгасы аша салынган күпер.Мортовка елгасы - Морт авылы аша аккан кечкенә елга. “Морты при речке Мортовке и Килиме” - Пермь өлкәсендә дә әнә шундый атама бар. Удмуртчадан “мур” – тирән һәм “ты” – күл дигәнне аңлата. Коми телендә “мурдла” сүзе тирәнлекне белдерә. Бу этимология халык хәтерендә сакланып калган риваятьтә дә раслана. Морт авылы башта тирән су буенда урнашкан булган. Мәскәү урамы –халык телендә ул Зират урамы исемен йөртә. Казан урамы – халык телендә Олы юл урамы исемен йөртә. Яшьләр урамы – иң соңыннан   төзелгән һәм халык телендә  Комгансызлар урамы исемен йөртә. Красноармейск урамы – халык телендә Урта урам исемен йөртә. Кавказ урамы – халык телендә Бәкер исемен йөртә. Сельхозтехника урамы - “Сельхозтехника” оешмасы янында урнашкан һәм анда эшләүчеләр өчен төзелгән. Тау урамы – халык телендә Моксин очы исемен йөртә. Яшел урамы – халык телендә Детсад урамы. Комлык тау башы – урманга таба төшкәндә зур тау бар, ул гел комнан тора.  Хәзерге вакытта аны ком карьеры итеп файдаланалар . Кардон – авылдан читтә, урман кырында урнашкан. Анда урман хуҗалыгы, умарталык, йортлар бар. Бик матур аланлыкларында Сабан туе бәйрәмнәре уза.Соңгы елларда халкыбызның гаять катлаулы һәм гыйбрәтле, горурланырга һәм кайгыртуга лаек тарихына игътибар көчәя бара. Һәм бу бик табигый , чөнки тарихны, мирасны оныту , аны читкә кагу халык “үлүнең “, һәм киресенчә, милләтнең “чишмә башы” булган тарихка әйләнеп кайтуы, шул ук халыкның уянуы билгеседер. Тарих –узган-беткән вакыйгалардан гына тормый, аның тирән мәгънәсе бар, ул - рухи байлыгыбыз . “Тарих остаз буларак “ узганның зур вакыйгалары белән аерым “кечкенә “фактлары да үз урынында зур мәгънәгә ия. Менә Морт авылы да “зур дөнья картасында кечкенә генә бер нокта “ булуына карамастан , бик зур әһәмияткә ия. Халкыбыз аны яхшы белергә, кадерләп сакларга, өзлексез яшәртергә тиеш . Географик, тарихи атамалар , аларның тулаем җыелмасы –халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Аның чыганаклары бик еракларга борынгы тарихка барып тоташа .

 Әдәбият.

1.Арсланов Л.Ш. “Алабуга районы гидронимиясе” .”Алабуга нуры “газетасы, 1998 .

2.Әхтәмова Г.М. “Алабугам минем “, Чаллы , “КамАЗ” нәшрияты , 1981.

3.Закирова Г.Р. “ Морт –туган йорт “. ООО “ Полигран-Т “, 2011 .

 

Опубликовано: 28.12.2015