Урок татарского языка в 5 класс на тему «Рәвеш»

Автор: Ибрагимова Альбина Абылгаяновна

Организация: МБОУ «Кадряковская ООШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, д. Кадряково

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Альбина Әбелгаян кызы

5 сыйныф өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Рәвеш.

Үткәрү вакыты

11.11.2015

Максат

1.Белем бирү:  сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне һәм  сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

 

 

 

Метапредмет–Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен искә төшерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет

-җөмләләрдә рәвешне таба, аера белү

Шәхескә  кагылышлы- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

 

Төп төшенчәләр

Морфология, сүз төркемнәре, рәвеш, вакыт рәвешләре, урын рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре

 

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият

 

Ресурслар

-төп

 

-өстәмә

 

Җиһазлау:

 

  Дәреслек

 

 

 

проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, тестлар,схемалар)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы  эш.

 

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Бер-беребезгә карап елмаеп, исәнләшик ,у күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

 

 

Саф ана телебездә укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

Коммуникатив универсаль уку гамәле

 

II этап Актуальләштерү.

Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

-Укучылар, безнең  бүгенге дәресебез гади дәрес кенә булмаячак. Без сезнеңбелән “Морфология” океаны буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

- Нинди фән ул морфология? Нәрсәне өйрәнә ул?

  Сәяхәт вакытында алган белемнәребезне дөрес итеп кулланырга, биремнәрне бергәләп чишәргәтиеш булабыз. Сәяхәткәчыккан кешеләр бердәм, дус булырга тиеш. Безнең татар халкында шундый мәкаль бар: “Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшы булсын”. Әйдәгез үзебезнең сәяхәтебезне башлап юлга кузгалыйк.

 

II этап.

Соруларга дөрес җаваплар

III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат  - сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне  һәм  сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 

Без беренче утрауыбызга якынлашабыз.Бу утрауның  ничек аталуын, анда кемнәр һәм нәрсәләр яшәвенен  сез үзегез аңларсыз.Аның өчен безгә биремне үтәргә кирәк.

      Зәңгәр, абага, үсә, алмалар, очырта, арыслан, ява, Алмаз, шакмаклы, абый.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

Бу төркемгә кергән сүзләр ничек дип атала? (исем)

          2.Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.

Молодцы! Бу утрауның исемен  сез бик тиз ачыкладыгыз. Сәяхәтебезне дәвам итик.

 

 3.Су   анасы   култыгына  якынлашабыз.Ул үзенең алтын тарагын югалткан әгәр тарагын табарга булышсак, ул безгә юл күрсәтер.Ә биремнәр ноутбукларда яшеренгән.

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1.     Предметның билгесен белдерә

2.     Предметның эшен белдерә

3.     Предметны белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

          1.Кем? Нәрсә?

          2.Нинди? Кайсы?

           3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

          1.Яшел, бара, кызыл.

          2.Әби, матур, чаба.

           3.Биек,зәңгәр,тәмле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Булдырдыгыз укучылар.Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап Су анасына алтын тарагын табарга булыштык.  

 

4.Зат алмашлыкларын кабатлау.

 

5.Сан сүз төркемен кабатлау.

 

 

 

 

 6.Без тагын бер утрауга якынлашабыз. Гәҗәеп , бу утрауда барлык кешеләр дә нәрсәдер эшлиләр. Кемдер зарядка ясый, кемдер баскетбол уйный, кемдер утын яра. Һәм каяндыр сакчылар пәйдә булды .Сез монда нишлисез?Без үзебезнең утрауга нәрсә дә булса эшли белә торган кешеләрне генә кертәбез.Ялкаулар безгә кирәк түгел.

 

.

 

 

 

 

 

 

7. Ә хәзер кроссворд эшләрбез.

 

1.      Әгәр баш хәрефтән язсак, Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрендәге егет кушаматы, юл хәрефеннән башлап язганда – рәвеш (былтыр).

2.      Исем булганда – су ташу өчен савыт, -ләп кушымчасы ялгагач – рәвеш (чиләкләп).

3.      Беренче өлеше – сан, икенче өлеше – секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар, гасырлар белән исәпләнә торган яшәеш арасы. Икесен бергә кушкач – рәвеш (бервакыт).

4.      Иртә белән кич арасындагы вакыт (көндез).

5.      Алмаш- сүзенең  икенче өлешен тапсаң, парлы рәвеш килеп чыга (алмаш-тилмәш).

 

8.Дәреслектәге  күнегүне телдән  эшләү, сорауларга җавап бирү.

(Коммуникатив универсаль уку эшчәнлеге)

 

 

 

 

 

 

1. Матур язу күнегүе :бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз(.Регулятив универсаль уку эшчәнлеге)  

 

 

2.Исем нәрсәне белдерә

-Нинди сорауларга җавап бирә?

- Исемнәр нинди ике төргә бүленә?

- Исем нәрсә белән төрләнә?(Коммуникативуниверсаль  уку эшчәнлегМетапредмет

3.Тест үтәү.

(Коммуникатив универсальуку эшчәнлеге)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4.Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Руфинә ягымлы, тыйнак...  Илназ ярдәмчел, җитез...) Молодцы. Әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итик. (Коммуникатив универсаль  уку эшчәнлеге)  

 

 

 

 

 

5.Зат алмашлыкларын әйтегез

 

6.Сан сүз төркеме белән җөмләләр төзергә

 

 

 

7.Физминутка

          -Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян,кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче,спортчы.... ) Булдырдыгыз, молодцы! Безне сакчылар утрауга керттеләр.

         Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы.  Кече яшьтән  үк  без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгылләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татар халкы.

(Регулятив универсаль уку эшчәнлеге)

 

 

 

Укучылар телдән җавапларны әйтәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8.Нинди сүз килеп чыкты? (рәвеш)

 

Димәк без  бүген нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?

-Нинди максатлар куясыз?

Танып белү универсаль уку гамәле

 

IV этап. 

 Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерүһәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап. 

    Нәрсә булды сиңа бүген,

    Бүлмәмдәге нәни кошым?

    Туйдыңмы әллә бу дөньядан,

    Сайрый-сайрый җәен, кышын?

    Әй, ни булды сиңа бүген?

.

 

Асларына сызган сүзләргә сорау куйыйк әле (кайчан?). Кайсы сүзгә

    бәйләнгәннәр? (Булды бүген, сайрый җәен, кышын.)

 Булды, сайрый- кайсы сүз т-ме? (фигыль: эшне, хәлне белдерә)

Рәвеш кагыйдәсе. Димәк, рәвеш кайсы сүз т-мен ачыклый? (фигыльне)

(Танып белү универсаль уку эшчәнлеге)

 

V этап.  Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү.

V этап. 

  1. Күнегүне дәфтәрдә, тактада язу.

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

 

 

V этап. 

Җөмләләрне күчереп язарга, рәвешләрнең асларына сызарга.(Регулятив универсаль уку эшчәнлеге)

VI этап. Рефлексия. 

VI этап.   Сораулар(тест)

1.      Рәвеш дип нинди сүз төркемен атыйлар?

2.      Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

3.      Рәвеш – нинди сүз төркеме?

4.      Рәвеш җөмләдә нәрсәне ачыклый?

 

VI этап.  

Сорауларга җавап бирү.

(Танып белү универсаль уку эшчәнлеге)

VII этап.   Йомгаклау.

VII этап.  

1.Өй эше. Рәвешләр кулланып ,хикәяне дәвам итәргә. “Мин бүген алтын тарак таптым....”

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. (Метапредмет)

 

 

 

Опубликовано: 10.10.2016