Педагогик проект эше: «Укучыларның уку активлыгын үстерү чарасы буларак буктрейлер»

Автор: Мухтарова Альфия Аскаровна

Организация: МБОУ «Татарско-Ямалинская основная ОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, с. Татарские Ямалы

Бүгенге дөньяда – мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Ни кызганыч, бүген  гаиләләрдә нәфис әдәбият, китап укыган ата-аналар сирәк очрый.

Чөнки  китапны телевизор, компьютер, планшет алмаштыра. Китап уку һәрвакыт яхшы белем бирә, дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә, интеллигентлы кеше булырга ярдәм итә. Бүгенге көндә  китапларның тираж саны артканнан арта бара. Ә аларны укучы бармы? Педагоглар, социологлар әйтүе буенча китап укымаган балага чын шәхес булып формалаша алмый. Җәмгыять өчен бу бик зур югалту . Шуңа күрә күп укытучылар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата. Боларның барысын да мин бүген юкка гына әйтмим... Минем алда: “Башлангыч класс укучыларын әдәби әсәрләре уку белән ничек кызыксындырырга?- дигән сорау туды. Әлеге проблеманы хәл итү өчен минем алда проект эшенең темасы билгеләнде: "Укучыларның уку активлыгын үстерү чарасы буларак буктрейлер". Мин педагогик проектын эшләдем һәм тормышка ашырдым. Проектның актуальлеге шунда ки, буктрейлер-нәфис әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирүче, укучыларның иҗади фикерләвен, шулай ук заманча техник чаралардан файдаланып, видеороликлар ясый белүче заманча проект технологиясе.

Интернет челтәрендә рус телендә балалар өчен язылан китапларга буктрейлар бик күп. Аларның нинди генә юк... Ә туган телебез эшләнгән буктрейлейлар бик аз. Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли.

Буктрейлер (ингл. booktrailer) — нинди дә булса китап турында ирекле нәфис формада сөйләнгән кечкенә генә видеоролик. Андый роликларның максаты – укуны пропагандалау, визуаль чаралар ярдәмендә китапларга игътибар юнәлтү. Кагыйдә буларак, буктрейлерның вакыты 3 минуттан артык булмый.

Проектның максаты: укучыларның мәгълүмати культурасын формалаштыру һәм укучыларны китап укуга җәлеп итү.

Бурычлар:

  • белем  бирү процессында мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне активлаштыру ;
  • укучыларның әдәби әсәрләрне аңлап уку һәм анализлау сәләтен үстерү;
  • мәгълүматны җыю һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру
  • китапны рекламалауның заманча ысулларын үзләштерү;
  • укучыларның укуга кызыксынуларын үстерү өчен шартлар булдыру.
  • укуга уңай мотивация булдыру өчен һәр баланың аз гына уңышын да вакытында күреп алып бәяләү һәм хуплау
  • укучылар эшләгән буктрейлерлары белән бәйгеләрдә катнашу.

Проектта катнашучылар: 4 нче класс укучылары.

Проектны тормышка ашыру этаплары, сроклары. (2019-2020)

  1.  
  • Укучылар һәм укытучылар тарафыннан "Буктрейлер" төшенчәсе белән танышу - сентябрь, 2019 ел.
  • Кирәкле җиһазлар булдыру Материаль-техник        ресурс: интернет    челтәренә   тоташтырылган компьютерлы класс,                   проектор,             диктофон, фотоаппарат, скайнер, принтер  кәрәзле телефон.– сентябрь, 2019 ел.
  • Буктрейлерлар төзү буенча укучылар өчен мастер-класс үткәрү – октябрь, 2019 ел.
  • Буктрейлерлар өстендә эшләү – октябрь - декабрь, 2019 ел.
  • Әзер буктрейлерлар буенча укучыларның мәктәп укучыларына тәкъдим итү – гыйнвар, 2020 ел.
  • Түбән Кама шәһәренең 25 нче санлы гимназиясендә мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган  регионара иҗади “Я лиру посвятил народу своему...” бәйгесенең буктрейлер юнәлешендә катнашу өчен буктрейлерга проект эшен башкару –февраль-март, 2020 ел.
  • регионара иҗади “ Я лиру посвятил народу своему...” бәйгесенең буктрейлер юнәлешендә катнашу.- апрель, 2020 ел.
  • Вакытлы мәгълүматта буктрейлар турында мәкалә язу- май, 2020 ел. Туган телебездәге буктрейлерларны      пропагандалау максатыннан, район  газетасына бәйгедә катнашучы укучының мәкаләсе басылып чыкты. Интернет челтәренә https://nsportal.ru/user/874315/video  ясаган буктрейлерларны урнаштыру.

Оештыру ресурсы – дәрестән тыш эшчәнлекнең эш программасы.

Буктрейлер ясау этаплары

1. Әзерлек этабы.

2.  Буктрейлерга сценарийны булдыру (сюжет уйлап табу һәм текст язу).

3.  Видеоярәт өчен материаллар сайлау.

4. Видеоролик монтажы өчен программа сайлау(Кече яшьтәге мәктәп балаларына Microsoft Power Point, киностудия Windows Live телефондагы InShot отышлы)

5. Тавыш яки музыка яздыру.

 6. Әзер продуктны сынап карау

7. Буктрейлерны укучыларга тәкъдим итү

Буктрейлер ясау этаплары

Этаплар

Тасвирлама

 

 

Әзерлек этабы

Әзерлек этабы, аны “кереш өлеш” яки “буктрейлерга кереп китү” дип тә атарга мөмкин.     Китапларны яшь үзенчәлген буенча  сайлау.   Алар укытучы һәм укучылар тарафыннан сайлана. Иң мөһиме сайланган китапны яратырга кирәк.

Буктрейлерга

сценарийны булдыру (сюжет уйлап табу һәм текст язу).

Бу буктрейлерны төзегәндә иң катлаулы этап. Әгәр дә бу хикәягә яки әкияткә ясалган буктрейлер икән - интриганы кертергә һәм сюжетны укучыга алга таба нәрсә буласын белергә теләсен өчен төзергә кирәк. Ә моны китапны укысаң гына белеп була. Китапның кәефе нинди булуын һәм аны нинди чаралар ярдәмендә

тапшырырга мөмкин булуын билгеләргә кирәк.

Видеоярәт                        өчен материаллар сайлау.

Картиналар алырга, китапның иллюстрацияләрен сканлаштырырга, үз видеоңны төшерергә яки интернетта видео табарга. Әгәр китап экранлаштырылган булса, экранизация фильмнарыннан кадрларны кулланырга мөмкин, ләкин артык мавыкмаска, югыйсә китапка түгел, ә фильмга реклама булачак.

Тавыш              яки

музыка яздыру

Әгәр дә бу сценарий буенча каралган булса, әйтелгән текстны язарга.  Музыка сайларга һәм аны яздырырга.

Видеоролик монтажы өчен программа сайлау

Буктрейлерлар ясау өчен программалар белән танышу. Аларда эшләү кагыйдәләрен өйрәнү. Кече яшьтәге мәктәп балаларына Microsoft Power Point, киностудия Windows Live телефондагы InShot отышлы. Укучылар информатика    укытучысыннан консультацияләр алалар.

Коррекция

Күренешләрнең күрсәтү вакытын билгеләргә, язылган

текстны укып чыгу вакытын билгеләргә, субтитрны, эффектларны, күчешләрне карап, төзәтеп чыгу

Әзер продуктны сынап карау

Класстан тыш эшчәнлектә буктрейлерның беренче демонстрациясен карап үтү, фикер алышу һәм китапны уку белән кызыксыну дәрәҗәсен анализлау.

Видеороликны коррекцияләү мөмкин

Аналитик

Иң матур отышлы  буктрейлерны сайлау. Фикер алышу һәм рефлексия.

Буктрейлерны укучыларга тәкъдим итү

1-3 класс укучыларына иҗади эшләрне тәкъдим итә Укучылар                     өчен  оештырлан иҗади бәйгеләрдә катнашалар. Анда башка укучыларның да буктрейлары белән танышалар.

Буктрейлер ясау буенча киңәшләр:

  1. Роликның  уртача   интервалы-1-3 минут,  чөнки бу тамашачының игътибарын игътибарын тотып тору өчен оптималь вакы
  2. Иллюстрацияләрнең бертөрлелеген саклау мәслихәт: әгәр рәсем ясалган иллюстрацияләр - димәк, рәсем ясау, әгәр фоторәсем - димәк фото. Иллюстрация-ләр – төгәл һәм чит элементлардан башка булырга тиеш. Шул ук вакытта музыканың һәм видеорядның стилен да үтәргә кирәк.
  3. Ролик укучыны җәлеп итәргә тиеш Моның өчен якты һәм нәтиҗәле сурәтләрне генә түгел, ә төгәл цитаталарны да сайлау мөһим. Иң мөһиме: әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирергә ярамый!
  4. Сыйфат һәм гадилеккә басым ясала. Аудоязма сыйфатлы башка чит тавышлардан башка булырга тиеш.
  5. Шрифт титрларда һәм субтитрларда аңлаешлы булырга тиеш. Сездән башка беркем дә укый алмаган матур һәм зифа шрифтка караганда гади һәм гадәти TimesNewRoman куллану яхшырак. Буктрейлерны сез үзегез өчен түгел, ә укучылар өчен төзисез

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. проектта катнашучылар кино һәм реклама эшләргә өйрәнергә мөмкинлек алачак, әзер сәнгать әсәрләре аша, китаплар уку һәм аның киноверсиясен карау белән кызыксыначаклар, шуның белән укучыларның рухи һәм әхлакый шәхес буларак формалашуында кино һәм китапларның роле тагын да артачак;
  2. укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның мәгълүмати-коммуникатив компетенты артачак;мәгълүмат һәм медиа чаралар белән эшли белү (табу, анализлау, мәгълүматны төрле формада һәм төрле ысуллар белән булдыру); проблемаларны куя һәм хәл итә белү; үз эшеңне һәм башка катнашучылары эшләрен бәяли белү сәләтләрен формалаштырачак                        

Проектның нәтиҗәсеннән файдаланучылар: укучылар, укытучылар мәктәп,    район,    ата-аналар, җәмәгатьчелек, интернет челтәрен кулланучылар  

Проектның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре.

1.Буктрейлерлар мәктәп, район буенча төрле юнәлештәге чаралар үткәргәндә  кулланыла ала:

2. Дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар, конкурслар үткәргәндә куллану мөмкинлеге.

3.Буктрейлерлар төзүгә башка класс укучыларын һәм педагогларны җәлеп итү.

4. Түбән Кама шәһәренең 25 нче санлы гимназиясендә III регионара иҗади “ Я лиру посвятил народу своему...” бәйгесенең буктрейлер юнәлешендә 4 класс укучысы Кашапов Камил А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” китабына ( Саимә Ибраһимова тәрҗемәсендә) буктрейлеры 1 урын, Нургалиев Руфил белән Шаймухаметов Булат бергәләп Х.Андерсенның “Шыксыз бәбкә” китабына эшләгән буктрейлерын мәртәбәле жюрига проект формасында туган телебездә якладылар. Алар рус телендә якланган буктрейлерларны артта калдырып 1 нче һәм 2 урынны алдылар

Туган телебездәге буктрейлерларны  пропагандалау максатыннан, район  газетасына бәйгедә катнашучы укучының мәкаләсе басылып чыкты. Интернет челтәренә https://nsportal.ru/user/874315/video  ясаган буктрейлерларны урнаштыру.

Йомгак

Әлеге буктрейлерлар мәктәп, район буенча төрле юнәлештәге үткәрелгән дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә, конкурслар үткәргәндә кулланыла алалар.    

Проектның киләчәктәге үсеше

2020-2021нче уку елында буктрейлер ясау һәм аларны туплауны дәвам  итү. Үзебезнең райондагы зона мәктәпләрендәге башлангыч класс укучылары арасында туган телебездә язылган китапларга буктрейлер бәйгесен оештыру. Регинара һәм республика күләмендә иҗади бәйгеләрдә катнашуны дәвам итү.

 

Әдәбият исемлеге

  1. Буктрейлер : новое библиотечное блюдо [Электронный ресурс].– Электрон. дан. - М., 2012. - Режим доступа: http://vpereplete.blogspot.ru/2012/05/blogpost_25.html

  2. Дж. Бобик «Как устроен мир. 1600 фактов»

  3. Национальная программа поддержки и развития чтения // Журнал «Библиотека и Закон», вып.25, 2018

  4. Электронная энциклопедия https://ru.wikipedia.org

Опубликовано: 21.10.2021