Урок татарского языка в 6 класс на тему «Фигыль һәм аның нигезе»

Автор: Ибрагимова Альбина Абылгаяновна

Организация: МБОУ «Кадряковская ООШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, д. Кадряково

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Альбина Әбелгаян кызы

6 сыйныф өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Фигыль һәм аның  нигезе.

Үткәрү вакыты

03.02.2016

Максат

1.Белем бирү:  сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне һәм  сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.Фигыль сүз төркеменә сорау куя белү һәм җөмләдән фигыльне таба белү күнекмәләре формалаштыру.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: Г.Тукай иҗатына мәхәббәт,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар,

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Тагын бер тапкыр хәерле көн,балалар. Мин Кадрәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Альбина  Әбелгаян кызы булам. Сезнең белән бүген дәресне мин алып барам.Әйе, мин алып баручы гына, ә дәреснең төп хуҗалары –сез,укучылар.

 

Бер-беребезгә карап елмаеп, исәнләшик .  Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик,күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

Дәфтәрләргә число язу.

 

 

 

II этап Актуальләштерү.

 Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

-Укучылар, бүген без сезнең  белән “Сүз төркемнәре ” урманы  буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ә урманда безне “кунак” көтеп тора.

  Сәяхәт вакытында алган белемнәребезне дөрес итеп кулланырга, биремнәрне бергәләп чишәргә тиеш булабыз. Сәяхәткә чыккан кешеләр бердәм, дус булырга тиеш. Безнең татар халкында шундый мәкаль бар: “Дуслык авыр чакта сынала”. Әйдәгез үзебезнең сәяхәтебезне башлап юлга кузгалыйк.

 

Соруларга дөрес җаваплар

III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат  - сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне  һәм  сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 

Сез нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез? (30 секунд эченедә җилкә партнерларыгыз белән фикерләшегез).

1 нче өстәлдән №1 укучы җавап бирә.

-Сез килешәсезме? Рәхмәт.

 

 

Менә без  аланлыкка якынлашабыз. Аның ничек аталуын, анда кемнәр һәм нәрсәләр яшәвенен  сез үзегез аңларсыз.Аның өчен безгә биремне үтәргә кирәк.

      Тукай, укый, яшел, алан, агачлар, кыскан, матур, аларны,табигать, күңелле ,тиз-тиз, мин, язган, әкият.

-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? соравына җавап бирә, предметны белдерә)

Бу төркемгә кергән сүзләр ничек дип атала? (исем)

          2.Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Молодцы! Бу аланның  исемен  сез бик тиз ачыкладыгыз. Сәяхәтебезне дәвам итик.

    

 3.Алан янында гына бик матур күл бар. Ә күл  безгә юл күрсәтер.Ә биремнәр ноутбукларда яшеренгән.

1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

1.     Предметның билгесен белдерә

2.     Предметның эшен белдерә

3.     Предметны белдерә

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

          1.Кем? Нәрсә?

          2.Нинди? Кайсы?

           3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?

          1.Яшел, бара, кызыл.

          2.Әби, матур, чаба.

           3.Биек,зәңгәр,тәмле.

 

 

 

     

 

 

 

 

 

 

 

Булдырдыгыз укучылар.Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап Су анасына алтын тарагын табарга булыштык.  

 

 4. Күл буенда камышлык. Камышлыкның исеме-алмашлык. Дәфтәр битләренә алмашлыклар язылган, аларның төркемчәләрен билгеләргә.(Мин,шушы,кем,һичкем, әллә нәрсә, барлык, аныкы,безнеке, үз,кайдадыр,беркем, ничәнче,менә,без)

Төркемдә сөйләшәләр, киңәшләшәләр, җавапны 1 укучы әйтә.

 

5.Булдырдыгыз,укучылар. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.Җавабын тапсагыз, урман нәкъ үзенә килеп җитәрсез,бүгенге теманың нинди икәнен дә ачыкларсыз.

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

Дәфтәр битенә җавапларны язып куегыз.Кемнең чәче озын,  һәр өстәлдән шул укучы җавапны күтәрә.(Фигыль)

 

 

 

Укучылар! Менә без сезнең белән “Фигыль” урманында.Ә урман хуҗасы- Шүрәле.Ул да безгә биремнәр әзерләп куйган.

Язылган җөмләләрне укыйбыз. Асларына сызылган сүзләргә сораулар куябыз.

 

Исәнмесез, балалар,

Минем исемем – Шүрәле.

Тукай әкиятеннән килдем,

Мине яратасызмы әле?

 

Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.

Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый, син: мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...

 

Асларына сызылган сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?(.......җавап бирә).Килешәсезме? Рәхмәт.

 

 

 

 

 

Карточкалар белән эш. Фигыльләрне мәгънә төркемчәләре буенча аерып язарга.

 

Фигыль түбәндәге мәгънәләрне белдерә: эшне(эшли, казый,сибә),акыл эшчәнлеген(уйлау, төшенү, аңлау), хәрәкәтне(сикерә, йөгерә, бара),хәл-торышны(йоклый, утыра,басып тора), хис-кичерешне(куана, кайгыра, дулкынлана).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслек белән эш. 90-91нче биттәге 193 нче күнегүне телдән үтәү(кычкырып уку, фигыльне табу, сорау кую).Сорауларга җавап бирү. Г.Тукай иҗаты турында әңгәмә.

 

      

Релли Робин структурасы

 

 

 

 

 

 

 

1.Матур язу күнегүе бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз

 2.Исем нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

- Исемнәр нинди ике төргә бүленә?

- Исем нәрсә белән төрләнә?  

 

 

 

 

 

 

 

3.Тест үтәү.

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4.Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Кара-каршы утырган иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Руфинә ягымлы, тыйнак...  Илназ ярдәмчел, җитез...) Молодцы. Әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итик.

 

 

 

 

Кемне тыңлыйбыз?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

СИНГЛ РАУНД РОБИН

 

 

 

 

 

Димәк без  бүген нинди сүз төркеме турында сөйләшәчәкбез?

Теманы язабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фигыльнең башлангыч формасын аңлату.

 

Презентациядән бергәләп карау(сораулары, барлык-юклык төре, заман белән төрләнеше,зат- сан белән төрләнеше)

 

 

 

 

Релли Робин(парлашып эшләү)

Һәр өстәлдән №4 укучы җавап бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Физминутка

         

 

 

 

IV этап. 

 Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап. 

  196 нчы күнегүне тактада һәм урыннарда эшләү.  Фигыльләрнең нигезен шартлы билге белән күрсәтеп язарга.

 

 Җилкә партнерларыгыз белән тикшерәсез.

һәр өстәлдә 1 укучы, сайлап кына чыга.

 

V этап.  Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү.

Карточкалар белән эш.Бирелгән сүзләрне юклыкка куеп укырга. Бар , кил, кайт, яз,  яса, аша.

Телдән

VI этап. Рефлексия. 

VI этап.   Сораулар(тест)

1. Бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек?

2.Фигыльләрнең нәрсәләр белдерүен ачыкладык?(схема төзү)

- фигыль нәрсәне белдерә?

 - фигыльләргә нинди сораулар куела?

 - фигыльләр ничек төрләнә?

 - фигыль нинди заманнарда килә?

- эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә карап, фигыльнең нинди формалары була?

         Фигыль моделе төзиләр.

VI этап.  

Сорауларга җавап бирү.

 

“Фигыль” урманы бик куе. Адашмассыз  дип  ышанып калам. Ә  һәрвакыт юлны табу өчен, белгәннәрне системага салырга, кабатларга кирәк.менә мин сезгә сораулар бирәм, шуның нигезендә фигыль сүз төркеме моделен төзи башларсыз. Киләчәктә, фигыль төркемчәләрен өйрәнгәч, моделне камилләштерерсез.

 

VII этап.   Йомгаклау.

VII этап.  

Өй эше.

1.Фигыльләрне кулланып ,шигырь яки хикәя формасында өзекне дәвам итәргә.

“Ерак Кырлай ягыннан

Хәбәрчебез саескан:

“Шүрәлене саклагыз”,- дип,

Телеграмма суккан....”

  1. Фигыльләрне  кулланып,  “Минем гаиләм” темасына хикәя язарга.
  2.  

Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

Сез өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр сораугыз калса, сары кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән кызыл кәгазьне күтәрегез.

Билгеләр кую.

Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.Урман хуҗасы Шүрәле актив булганыгыз өчен сезгә үзенең бүләкләрен калдыра. Сау булыгыз!

 

 

 

Опубликовано: 10.10.2016