Урок татарского языка в 1 классе на тему: “Я хәрефенең ике аваз белдерүе”

Автор: Шарафеева Рамия Анасовна

Организация: МБОУ «СОШ №20»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Альметьевск

Максат: я хәрефе белән таныштыру; я хәрефенең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен аңлату; күрше иҗектәге сузык авазларга карап, калын яки нечкә укылганын төшендерү; [йа], [йә] кушылмаларында [а],[ә] cузык авазларын билгеләтү, алар алдындагы й тартыгын ишетеп аерырга өйрәтү; я хәрефе булган сүзләрне уку күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Универсаль укугамәлләре (УУГ) формалаштыру:

  • шәхси УУГ: укучы ролен үзләштерү; белем алуга карата кызыксыну формалаштыру;
  • регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең темасын билгели  белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген күрә белү; биремнәр үтәү;
  • танып-белү УУГ: дәреслек белән эшләү;үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү;
  • коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдәнматур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, ноутбук, проектор, экран,  мультимедиа(Tatarscool.ru).

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле, матур гадәтле,

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Сузык авазлар ничә төркемгә бүленә?
  2. Нинди калын һәм нечкә сузык авазларны беләсез?
  3. Ни өчен сүзләрне калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләр дип атыйбыз?

 

  1. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы ситуация булдыру.
  1. Рәсем өстендә эш. Яз рәсеме күрсәтелә. Укучылар яз фасылы турында сөйлиләр. Укытучы яхәрефе кергән  сүзләрне тактага язып куя.Сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында нинди хәреф язылуга игътибар юнәлтә. Дәреснең темасы ачыклана.

Яз, яшел, кояш, оя һ.б.

 

  1. Аваз-хәреф модельләре нигезендә оя, лилия сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау.

Сүзләрдә аваз һәм хәреф формаларының бәйләнешен күзәтү. Иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку.

Оя – [о] [й] [а]

Лилия – [л] [и] [л] [и] [й] [ә]

 

Проблемалы сораулар.

  1. Бу сүзләрдә авазлар саны белән хәрефләр саны туры киләме?
  2. Кайсы очракта [йа], ә кайсы очракта [йә] дип укыла?

 

  1. Яңа тема өйрәнү.
  1. Я хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәтү.Күрше иҗектәге сузыкларга карап, я хәрефенең калын да, нечкә дә укылганын истә калдыру. [а] – калын сузык аваз, [ә] – нечкә  cузык аваз булуын искәртү.

 

  1. Сүзләрне яңгырашы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыру.

Яңа – яна – яра, оя – ия –өя – уя.

Лия – Алия, Ания – Рания.

 

Физминут “Ак куянкай”.(Tatarscool.ru).

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә:

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта:

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян барыбер туңа,

Сикергәләп тә куя:

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

 

  1. Яңа теманы ныгыту.
  1. Я хәрефе белән сүзләр төзү. Сүзләрнең калын яки нечкә яңгырашлы булуларын аңлату.

 

  1. Г.Гыйльмановның “Ябалак” шигыре өстендә эш. Шигырьне тыңлап аңлау.(Tatarscool.ru).

 

  1. Ребус чишү.

“Оя” тора

“К” белән “ш” арасында.

Ни булыр бу?

Яле, әйтә аласыңмы?(Кояш)

 

  1. Табышмаклар тыңлау, җавапларын табу. (Tatarscool.ru). Куян, яшен, яфрак  сүзләренең билгесен, эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр уйлау. Мәсәлән, куян – матур, кечкенә, куркак һ.б. Куян йөгерә, курка, сикерә, кача һ.б.

 

  1. Тизәйткеч  тыңлау, дөрес итеп кабатлау.

Язилә, яшел яулыгын ябынып,

Яшенле яңгырда яшел аланга йөгерде.

 

  1. Мәкаль уку, мәгънәсен аңлату. Эш сөйгән кеше нинди булу турында сөйләшү.

Эш сөйгәнне – ил сөя.

 

  1. Рефлексия.
  2. орауларга җавап бирү.
  1. Бүгенге дәресебездә нинди хәреф белән таныштык?
  2. Я хәрефе  ничә аваз белдерә?
  3. Я хәрефенең нечкә яки калын укылышы нәрсәгә бәйле?
Опубликовано: 09.04.2015