«Мәңгелек чишм» (Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшевага багышланга әдәби- музыкаль кичә)

Автор: Ибрагимова Альбина Абылгаяновна

Организация: МБОУ «Кадряковская ООШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, д. Кадряково

Максат:  Күренекле шагыйрә,  «Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе”, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнәшевның тормышы һәм    иҗат юлы  якыннан  белән таныштыру, күренекле шәхесләребез турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, татар шигъриятенә  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар:Г.Зәйнәшева портреты, шагыйрәнең тормышын һәм иҗатын чагылдыручы китаплар,газета- журналлар материаллары, төрле елларда чыккакн шигырь китаплары,плакатлар, презентация

Плакатлар:

Минзәлә  юллары  туры,

Таш булганга турыдыр.

Тирә-якка нур тарала,

Минзәләнең нурыдыр.

 

Сандугач-сандугач,

Китмә, китмә сандугач.

 

Зәйнәшева иҗаты да

Мәңгелек чишмә булсын.

Шул мәңгелек чишмәбезне

Һәр татар белсен.

 

Җыр яңгырый. ”Туган җирем-Татарстан”(А.Ключеров музыкасы)

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты тугын илем,

Бәхет биргән җирем Татарстан.

Кая гына китеп, кайларга бармадым,

Сагынып кайттым Иделем таңнарын!..

Күпме җырлар җырлый халкым бүген.

Туган җирем синең турында.

Мин бәхетле сөюемне

Әйтә алсам  шушы җырымда.

Кая гына китеп, кайларга бармадым,

Сагынып кайттым Иделем таңнарын!..

1 укучы.1928 нче елның 13 нче гыйнвары. Кышның чатнама суык көнендә Татарстанның Сарман районы Иске Теләнче авылында  урта хәлле игенче гаиләсендә бер кыз дөньяга килә. Аңа Гөлшат дип исем бирәләр.

Җыр яңгырый.”Туган авылым урамы” (Ганс Сәйфуллин музыкасы)

2 нче укучы.

Кайда  безнең чишмә башы?-

Туктап калган агышы.

Югалган чишмәләр кебек

Безнең нәсел язмышы.

3 нче укучы.

Әйе, нәсел язмышы  югалган чишмә кебек. Авыл халкын күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында әтисе кулак сыйфатында сөргенгә җибәрелә.

Кошлар да сагынып кайтадыр

Безнең чишмә агышын.

Сандугачлар сагышыдыр

Йөрәгемдә сагышым.

4 нче укучы.

Гөлшат Зәйнәшеваның балачагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч мәктәпне тәмамлый.

Көзге җилләр кебек сибелдек без,

Нинди җилләр безне таратты?

Оясыннан куган бер кошыңның

Баласы мин сыңар канатлы.

5нче укучы.

 Булачак шагыйрә  Югары Тәкермән авылын үз итә, аның  матур табигате, чишмәләре күңеленә юаныч,  илһам бирә.

Тагын кайттым әле авылыма,

Төшләремә кереп йөдәтте.

Бәлки, ял иттерер авылым өе

Сагынулардан арган йөрәкне.

Чәчәк аткан яран гөле белән

Ямьле безнең авыл өйләре.

Күп күрдем мин тәрәз  төпләрендә

Гөл үсмәгән чит-ят илләрне.

Алсу,кызыл,ак чәчәкләр ата

Тәрәз төпләрендә яраным.

Яран чәчәкләре арасыннан

Авылым урамына карадым.

6 нчы укучы.

И авылым, тыныч,имин булсын

Ал таңнарың ,килер көннәрең.

Сула, шиңә генә күрмәсеннән

Күкрәп чәчәк аткан гөлләрең.

Күзем тәрәзәдә, күңелемне

Әллә нинди сагыш җилкетә.

Әйтерсең лә өй артында гына

Мин өзелеп сөйгән яр көтә.

“Сәяхәтчеләр җыры” (З.Гыйбадуллин музыкасы)

7 нче укучы.

Һәрвакыт белемгә омтылышы көчле булган кыз Хуҗәмәт авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.

8 нче укучы.

Минзәлә юллары туры,

Таш булганга турыдыр.

Тирә-якка нур тарала,

Минзәләнең нурыдыр.

Минзәлә юллары...

Минзәлә дип җырлар җырлап

Үтте яшьлек елларым.

Кая китсәм дә, Минзәлә,

Сине сагынып җырлармын.

Минзәлә суы ярсыган,

Ярларыннан ташыган.

Мин юкта ниләр булган дип,

Минзәләгә ашыгам.

Җыр “Гөлләр иле” (Сәлимә Шәмсина музыкасы)

9 нчы укучы.

 Сугышның бөтен авылыкларын Минзәләдә укыганда татый кыз, ләкин ул бирешми. Тулай торак бүлмәсендә мич чыгарып үзен дә, иптәшләрен дә салкыннан саклап кала.

Авыр сугыш елларында үстем.

Балда-майда гына йөзмәдем.

Юлны шадралатып уелып калды

Чабатадан йөргән эзләрем.

Яңа чабатага ирешү дә

Бик зур шатлык иде ул чакта.

Алтын башмакмыни-чабатаны

Куана идек кысып кочакка.

10 нчы укучы.

1945-49 елларда Г.Зәйнәшева Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

Казан урамнары буйлап йөрим,

Әллә кемне эзли күзләрем.

Урам ташларына яфрак-яфрак

Уелып калган яшьлек эзләрем.

Күңелемдә яшьлек хатирәсе,

Чын мәхәббәт,татлы моң, сагыш.

Урамнарда күргән һәрбер кеше

Җанга якын, никтер бик таныш.

1 нче укучы.

Бик яшьли әдәбият белән җенләнеп йөрү, мәктәптә укыганда ук шигырьләр язарга омтылу, үзешчән сәнгать һәвәскәре булып авыл сәхнәләрендә, институт кичәләрендә катнашу да аның әдәбиятка, сәнгатькә якынаюына сәбәпче булгандыр. Илленче елларда шигърияттә  Гөлшат Зәйнәшева дигән  йолдыз яна иде.

2нче укучы.

Сулар ага. Сулар ага,

Кар суларыдыр.

Бу җырым йөрәгемнең

Ярсуларыдыр.

3нче укучы.

Кулда каләм,телдә фикер

Ак кәгазьгә талпына.

Тирбәнсен каләм бары тик-

Чын гүзәллк хакына!..

Чын гүзәллекме кәгазьдә,

Әллә булыр тап кына?

Сулыш алмаска разый мин

Чын гүзәллек хакына!

4нче укучы.

Илләр матур җыр белән,

Юллар матур җыр белән,

Эшләп арсак, эштән соң

Ял итик без  җыр белән.

Сандугач та җыр суза,

Карлыгач та җыр суза,

Сандугачлы бу илдә,

Һәр яфрак җыр суза.

Җыр “Күңелле ял итегез”(Зиннур Гыйбадуллин музыасы)

5нче укучы.

Г.Зәйнәшева  Татарстан радиокомитетында, Татарстан китап нәшриятындахезмәт куя.Г.Тукай клубы директоры булып эшли, ә 1983 нче елдан профессиональ  язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Җыр “Мин тормышка гашыйк”( Мансур Созаффаров музыкасы)

6 нчы укучы.

Үз шигырьләрендә Г.Зәйнәшева ватанга бирелгәнлек,тормыш,аналар язмышы турында уйлануларын һәм мәхәббәт темаларын яктырта.

Яшлегемдә сине очраткан булсам,

Мин бәхетсез булыр идем,иркәм.

Якты,таталы һәм газаплы сөю белән

Гомерем буе сине сөйдем,иркәм.

Якты,таталы һәм газаплы-

Мәхәббәт ул мәңге шулай булган.

Адаштыра,кайчак саташтыра,

Мәхәббәт ул – серле кара урман.

7нче укучы.

Гөлшат апа бигрәк тә җыр жанрында уңышлы иҗат итте.Аның шагыйрьлек таланты нәкъ менә шушы өлкәдә ныграк ачылды.Иҗатчының халык җыры традицияләре калыбында язылган һәм нигездә туган җир, мәхәббәт, яшьлеккә бәйле темаларны гәүдәләндергән лирик шигырьләре идея-хис бөтенлеге,гадилеге һәм музыкаль аһәңе белән аерылып торалар.

Җыр”Кояш гомере” ( Ф.Әхмәдиев музыкасы)

8нче укучы.

Драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре зур игътибарга лаек. Комедияләре һәм драмалары күп тапкырлар Минзәлә драма театрында ,Казан театрларында куелды.

9нчы укучы.

Күпкырлы талантка ия булган шагыйрә әдәби тәрҗемә эше белән дә уңышлы шөгыльләнде.

Туып-үскән шушы гүзәл җирдән

Җырларыма дәртле моң алдым.

Ә җырларым алып керде мине

Бәхет бакчасының түренә.

Я,әйтегез, ни яхшылык эшлим

Җавап итеп туган җиремә!?

10нчы укучы.

Әдәбиять һәм сәнгать өлкәсендәге олуг хезмәтләре өчен Г.Зәйнәшева” Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

1нче укучы.

Тыңлыйсыңмы,мин сөйлимен

Үткән гомер турында.

Үткәннәрем бер җыр,бәет,

Барысы чагылыа җырымда.

Хуш,яшьлегем!Очып киткән

Аккаош кебек ераклаштың.

Мәңге кире кайтмас өчен,

Айга таба күккә аштың.

2нче укучы.

1995 елда күңелгә якын әсәрләрен,моңлы җырларын калдырып,Гөлшат Хисам кызы Зәйнәшева безнең арабыздан китте.

Җыр “Китмә,сандугач” (Р.Яхин музыкасы)

3нче укучы.

Сарман һәм Минзәлә кызы,җырлы -моңлы як кызы һәрбер татар кешесенең күңелендә.

Иң гүзәл биеклек кайда,дип,

Сорадым мин очар кошлардан.

Ә кошлар,сора син,диделәр,

Галәмне яулаучы дуслардан.

Галәмне яулаучы дусларым

Чакырды күк йөзен иңләдип.

Йолдызга менсәң дә, онытма,

Иң гүзәл биеклек җирдә,дип!..

Иң гүзәл биеклек җирдә ул,

Хезмәттә,кешенең эшендә.

Кешеләр күңеленең түрендә,

Тормышка мәхәббәт көчендә.

4 нче укучы.

Эчтем бер чишмәнең суын,

Ярларына иелеп.

Әйттеләр: “Бу чишмә була

Мәңгелек чишмә”,- диеп.

Шул мәңгелек чишмә суын

Эчкән кешеләр, имеш,

Үзенең олугларын

Мәңге онытмаска тиеш.

Зәйнәшева иҗаты да

Мәңгелек чишмә булсын.

Шул мәңгелек чишмәбезне

Һәр татар белсен.

Опубликовано: 10.10.2016