Подготовка к ОГЭ по родному (татарскому) языку
Автор: Нафикова Алия Ринатовна
Организация: МБОУ Средняя школа № 119
Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Казань
«Дәрестән тыш эшчәнлек. Туган
(татар)теле һәм әдәбияты буенча ТДИ һәм
БДИ әзерләү»
Туган (татар) теленнән ТДИ (төп дәүләт имтиханы) сайлап алу имтиханы буларак билгеләнгән, аны IX сыйныф укучылары үз теләкләре буенча сайлый ала.
ТДИ (төп дәүләт имтиханы) нәтиҗәләре, 100 баллы шкала буенча билгеләнә. Бер үк вакытта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсендәге комиссия төрле фәннәр буенча ТДИ (төп дәүләт имтиханы) билгеләрен (100 баллы шкаланы) йомгаклау аттестациясе билгеләренә (5 баллы шкалага) тәңгәлләштерә.
Чыгарылыш сыйныф укучысы системалы белем алса гына дәүләт имтиханына уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала.
Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә килеп туган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары
Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Укучыларны ничек отышлы итеп, дәүләт имтиханына әзерләргә?» дигән сорауны куймый икән. Әлеге проблема мине дә борчыган мәсьәләләрнең берсе.
Укучыларны татар теле дәресенә тарту өчен дәресне төрлечә оештырырга, аны балалар күңелендә эз калдырырлык, кызыксыну уятырлык итеп үткәрергә тырышам. Педагогик эшчәнлегемдә традицион белем бирү юлы белән беррәттән заманча белем бирү методларын кулланып эш итәм. Гомумән, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм.
Дөрес, дәресләрнең нәтиҗәлелекләрен, укучыларның белемнәрен арттыру өстендә бик күп эшләргә, эзләнергә кирәк әле. Аларның барысын да дәресләрдә генә үтеп бетерү мөмкин түгел. Мәктәбебездә укучыларны ТДИ әзерләү максатыннан дәресләрдән тыш өстәмә әзерләнүләр оешытырылды. Әлеге дәресләрне без тулысынча имтиханга әзерлеккә багышлыйбыз. Иң беренче дәресләрдә мин укучыларыма 4 нче бүлекнең 29-33 нче биремнәрендә еш очрый торган сүзләрне искә төшерегә, кабатларга бирдем. Берничә дәрестән соң тикшерү уздырдым. Мәслән, 2 укучым 50 сүзнең 48 ен, 1 укучым – 12 сен генә дөрес язды. Алга таба кемнәр белән көчлерәк әзерләнергә кирәклеге ачыкланды. 2 чирек ахырында яңадан тикшерү уздырдым. Инде үсеш сизелә иде. Тикшереп карау тесты узганнан соң укучыларның белем дәрәҗәсе артуы күзәтелде, димәк минем эшчәнлегемнең нәтиҗәсе бар дигән сүз. Имтиханга әзерләүдә мондый өстәмә дәресләрнең әһәмияте зур. Монда укучыларга индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа.
Имтиханга әзерләгәндә, текст буенча эшне алгы планга куярга, логик фикерләүгә нигезләнеп җавап бирергә өйрәнү дә мөһим, шуны истә тотып, мин укучыларымны биремнәрне кат-кат укырга күнектерергә тырышам.
Дәресләрдә төркемнәрдә эшләү алымын да еш файдаланам. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Нәтиҗәдә үзләренә, иптәшләренә бәя куярга, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәнәләр.Шул рәвешле ялгышларын күреп, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешәләр.
Мәсәлән, имтихан биремнәренең 2 нче өлешендә, укылган текст буенча, сорауларга дөрес җавапны сайлап алырга кирәк. Укучыларым бергә утырып, фикер алышалар: кем кайсы җавапны дөрес дип уйлый, һәм ни өчен? Фикерләрен дәлиллиләр. Нәкъ менә шушында көчлерәк укучылар иптәшләренә җавапны, нәрсәгә игътибар итеп, сайларга кирәклеген киңәш итәләр.
Өстәмә дәресләрдә мин күбрәк 4 нче бүлекне эшләүгә басым ясыйм.Төп максат-укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш - хат язу. Биредә укучыларның шәхси хат язуда коммуникатив бурычны дөрес үтәүләре, хат текстларын логик эзлеклелектә төзү, абзацларга дөрес бүлә белүләре мөһим. Без дәресләрдә шәхси хатны эш кәгазьләренә булган таләпләргә нигезләнеп язарга өйрәнәбез. Иң элек аларга хат язу алгоритмы тәкъдим ителә. Ул түбәндәге этаплардан тора.
- Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз.
- Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хәлләре сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә.
- Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз.
- Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз.
- Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз.
Хаттагы сүзләр саны 60 тан ким булмаска тиеш.
Укучы язган хат түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:
коммуникатив бурычны үтәү; текстны оештыру; текстның лексик-грамматик төзелеше; орфография һәм пунктуация.
Беренче критерий (коммуникатив бурычны үтәү) түбәндәгеләрне бәяләргә мөмкинлек бирә:
-куелган коммуникатив бурычны үтәүнең тулылыгын (бирелгән 3 сорауга җавап булу);
- шәхси хатта тиешле сөйләм стилен (рәсми булмаган стильне) куллануны;
- хатның күләмен.
Тәкъдим ителгән эшнең күләме таләпләргә туры килүен билгеләгәндә, беренче сүздән башлап, ярдәмче фигыльләрне, бәйлекләрне, кисәкчәләрне дә кертеп, барлык сүзләр дә исәпкә алына.
Текстны оештыру дигәндә түбәндәгеләр аңлашыла: хат текстының логик эзлеклелеге; текстның бәйләнешле булуы (кереш сүзләр, теркәгечләр һ.б.); текст төзү (абзацларга бүленеш, башлам һәм йомгак өлешләре)
Текстның лексик-грамматик төзелеше дигәндә түбәндәгеләр аңлашыла: кулланылган лексик берәмлекләрнең һәм грамматик структураларның биремнең катлаулылык дәрәҗәсенә туры килүе: файдаланыла торган лексиканың һәм грамматик структураларның төрлелеге, лексик сүзтезмәләрнең һәм грамматик структураларның дөрес булуы, гади һәм катлаулы җөмләләрнең булуы; лексик-грамматик хаталарның булуы.
Орфография һәм пунктуация дигәндә түбәндәгеләр аңлашыла: орфографик һәм пунктуацион хаталар, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми (китерә) торган орфографик һәм пунктуацион хаталар.
Укучылар өчен 4 нче бүлекнең 29-33 нче биремнәрен үтәү дә шактый кыенлыклар тудыра. Биредә сөйләм ситуациясенә караган репликалар язу сорала. Укучылар аеруча реплика урынына диалог язу, фигыль формаларын аермау; кушма җөмләне дөрес төземәү кебек ялгышлар җибәрәләр. Мин дәресләрдә әлеге ялгышларны булдырмау өстендә дә эшләргә тырышам. Бу юнәлештә эшләргә диологик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү алымнары ярдәм итә. Дәресләремнең 5- 10 минутлык махсус вакытын диалогик сөйләм үстерүгә бирергә тырышам. Ситуатив-тематик принцип нигезендә, укучыларга диалогик сөйләмне камилләштерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:
- диалогик үрнәкләрне ятлау ( хор белән, индивидуаль рәвештә)
- тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;
- тематик диалоглар төзү;
- үрнәк диалогларның элементларын үзгәртү;
- диалогларны сәхнәләштерү, аудио – видео язмадан тыңлау да бик уңышлы.
- Татар теле дәресләрендә монологик сөйләмгә өйрәтү дә мөһим. Мин монологик сөйләмгә өйрәтүче күнегүләрдән түбәндәгеләрне кулланам:
- укытучы (укучылар) сөйләгән текстны сүзгә- сүз кабатлап сөйләү;
- диалогны хикәя итеп сөйләү;
- рәсемнәр һәм терәк сүзләр кулланып сөйләү;
- тәкъдим ителгән темага, рәсем, видеоязма буенча хикәя төзү.
Шулай ук имтихан биремнәренең аудио тыңлау өлешен дә игътибарсыз калдырмыйм. Әлеге өлешкә әзерлекне нәтиҗәлерәк итү өчен, өлкән сыйныф укучыларым ярдәмгә килә. Без алар белән диалогларны укып яздырабыз. Өстәмә дәресләрдә 9нчы сыйныф укучылары белән тыңлап, биремнәрне башкарабыз.
Әйе, аудиоларны яздыру, туплау вакытны таләп итә, әмма минем максат – укучыларымны имтиханга сыйфатлы әзерләү.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучыга ныклы, нәтиҗәле белем бирү максатын тормышка ашыру өчен, укыту эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтияҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Мин үз дәресләремдә әлеге таләпләрне үтәргә тырышам һәм шул өлкәдә эзләнү, өйрәнү эшләре алып барам. Чөнки камиллеккә чикләр юк.
Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса, уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса, үз эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез зур уңышларга ирешәчәк. Балалар үзләренә булган игътибарны күреп үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш. Һәм инде шул очракта укучылар курыкмыйча, үзләре теләп, туган (татар) теленнән дәүләт имтиханын сайлап алып тапшырачак.