Урок татарского языка с использованием сингапурских обучающих структур на тему «Чын дус нинди була?». 6 класс. Русскоязычная группа

Автор: Хабирова Фания Хаметсалиховна

Организация: МАОУ «Гимназия №76»

Населенный пункт: Республики Татарстан, г. Набережные Челны

Максат: Укучыларның тема буенча алган белем дәрәҗәләрен бәяләү, үз фикерләрен  дәлилли белергә өйрәтү, үзара аралашу культурасы тәрбияләү. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту, киләчәккә позитив караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: грамматик (хәл фигыльнең –гач,-гәч формасы,  шарт  фи-

гыль ) һәм лексик күнекмәләрне камилләштерү.

Сингапур системасының ТЕЙК-ТАЧ-ДАУ, МЕНЕДЖ  МЕТ, КОНЭРС, РАУНД-ТЕЙБЛ, МИКС-ПЭА-ШЭА, ФО-БОКС-СИНЕКТИКС-РЕВЬЮ  структуралары кулланыла.

     ( Р.З. Хәйдәрова “Татар теле” дәреслеге 6 нчы  сыйныф өчен,  “Чын дус нинди була?” темасы,   “Фәһимәнең дуслары” һәм “Сашаның дуслары” текстлары   буенча )

                                      Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

- Бүген без дәрестә төркемләп эшлибез, сез бер-берегезгә партнерлар буласыз. 1 саны артында утыручы партнерлар кулларыгызны күтәрегез (шулай ук 2,3,4 саннары астындагыларның кул күтәрүләре сорала) Без билгеләнгән вакыт кысаларында эшләячәкбез, һәр эш 30 секунд эчендә башкарылырга тиеш.

     Хәзер йөзгә-йөз партнер белән бер-берегезне сәламләгез, иңгә-иң партнерга елмаегыз. Афәрин, эшне башлыйбыз.

II.  Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәресләрдә без 2 текст укыдык. Кемнәр турында укыдык? Монда чын дуслар бармы? Чын дус нинди була? Сорауларына җаваплар эзләрбез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. ТЕЙК- ОФ -ТАЧДАУН (Җөмләләр дөрес булса, басыгыз, дөрес булмаса, басмагыз.)

      Фәһимә ашханәгә кергәч, үзенә ашарга өчпочмак алды.

      Дуслары калган акчаларны җыйгач, Фәһимәгә аш һәм өчпомак алдылар.

      Әбисенә начар булгач, Саша дару алырга даруханәгә йөгерде.

      Валера яхшы дус булгач, Саша аның белән уйнарга теләде.

2. МЕНЕДЖ  МЕТ (Дежур укучы конвертларны тарата, анда һәр укучыга 1әр сорау). РЕЛЛИ  РОБИН (йөзгә-йөз соравын  укый.үзе җавап бирә, аннары  алмашалар; иңгә-иң сорауны укый, җавап бирә)

       Ни өчен Фәһимә ашханәдә ашамады?

      Дуслары аңа нәрсәләр сатып алдылар?

     Саша даруханәгә баргач, ни өчен дару сатып алмады?

     Икенче көнне Саша ни өчен Валера белән уйнамады?

3. КОНЭРС  структурасын кулланып фикер алышу

-  Бүлмәдә өч урында  плакатлар эленгән. Фәһимә һәм аның дуслары, Саша һәм Валера, Саша һәм Азат. Сезгә кемнәр күбрәк ошады, шунда барып басыгыз. 10 сек. Эчендә уйлагыз, ни өчен сез аларны сайладыгыз. Хәзер 20 сек. эчендә бер-берегезгә ни өчен аларны сайлавыгыз турында сөйләгез. Мин 1 нче төркем янына барам. Милослава, әйт әле, сиңа Аида нәрсәләр сөйләде? 2 нче төркем янына барам. Света , әйт әле Степан нәрсә сөйләде7

4. РАУНД-ТЕЙБЛ   Өстәлдә бер кәгазь, дуслык турында нинди мәкальләр беләсез, шунда языгыз. (һәр укучы бер-бер артлы 1әр мәкаль  яза)Кайсы төркем тизрәк яза, шул укып чыга.

    Дуслыкта - көч.

    Кош - канаты белән, кеше - дуслык белән көчле.

    Дуслар авыр хәлдә беленә.

    Дуслык - акчадан кыйммәт.

5. Ял итү .

     МИКС-ПЭА-ШЭА

Музыка, укучылар хәрәкәт итә, музыка тынгач, парлар хасил була. Как спросите:

     Вы с другом где и когда подружились?

     Вы вместе как время проводите?

     Другу какое время года нравится?

      После уроков ходит ли он в музыкальную школу?

(сорауны кемнәр биегрәк, шулар бирәләр)

IV. ФО-БОКС-СИНЕКТИКС-РЕВЬЮ   структурасы белән белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру. (җөмләләрдә шарт фигыль  формасын куллану кирәк)

Кәгазь  битләре таратыла. Уртада шакмак ясап,  укытучы  биргән  проблема языла: чын дус нинди була?  Кәгаз битен фломастер белән 4кә бүләбез, тәртип саннарын язабыз(1,2,3,4) Үзенең тәртип саны янына  бер җөмлә кулланып үз фикерен язып куя. Әлеге тайм  өчен1минут вакыт бирелә. Аннары 4есе дә битләрне түгәрәк буенча алмаштыралар. Тагын үзенең санына  җөмлә язып куя. Шулай итеп, һәр укучының 4 җөмлә языла. Төркемдәгеләр барлык фикерләр белән танышалар, иң яхшысын сайлап алалар. Укучы таләбе буенча һәр төркемнән берсе җавап тота.

  • Әгәр сиңа авыр булса, чын дус ярдәм итә, киңәш бирә.
  • Син авырсаң, ул сиңа өй эшен әйтә, аңларга булыша.
  • Буш вакыты булса, синең белән сөйләшә, сине тыңлый
  • Әгәр синең туган көнең булса, ул сине котлый, сәламәтлек, бәхет тели.
  • Әгәр синең шатлыгың булса, ул синең белән шатлана.
  • Дәрестә “2” алсаң, дәрестән соң  сиңа булыша, бу теманы аңларга ярдәм итә.
  • Син дәрестә җавапны белмәсәң, ул сиңа булыша.
  • Син бәхетле булсаң, ул синең өчен шатлана.

V. Рефлексия.

Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую.

Опубликовано: 06.04.2015