Марсель Гыймазетдинов шигырьләрендә туган як табигате

Автор: Мавлеева Рахиля Миргазияновна

Организация: МБОУ «СОШ № 4 Школа мужества и воинской славы,»

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Менделеевск

I. Кереш

Кулыма Марсель Гыймазетдиновның  “Яшәү мәгънәсе” дигән шигырьләр җыентыгы килеп керде. Җыентыкны ачу белән аның үз кулы белән язылган шушы юлларга күзем төште: “Китап сөючегә автордан. 1990 ел ядкаре. Уңышлар теләп Марсель Гыймазетдинов. 1990 ел, август”. Бу – шагыйрьнең Алабуга китапханәсенә бүләк итеп калдырган истәлеге, тере ядкаре. Марсель ага Гыймазетдинов әзме-күпме гомерен безнең шәһәрдә яшәгән, аның Алабуга педагогия институтында укыган яшьлек вакыты безнең кърше Алабуга каласында үткән. Бу җыентыктагы шигырьләрен мин бер тында укып чыктым. Үзем дә авыл баласы булгангамы,  аның әсәрләре йөрәгемә үтеп кереп, күңелемнең түренә кереп урнаштылар. Мин аның шигырьләрен балаларга тәкъдим итеп, дәресләремдә куллана башладым.        

Марсель Гыймазетдинов – табигатьнең ямен, матурлыгын тирән сиземләүчән, туган ягына, аның сихерле табигать дөньясына  мәдхия җырлаучы шагыйрь. Ул табигать кочагында аунап үскән, шунда үзенең  гомерен кичергән. Ә табигать – илһам чыганагы. Туган ягының гүзәл табигате аны иҗатка илһамландырган да. Шагыйрьнең әсәрләрендә табигать, авыл, җир кешесенең тормышы төп урынны били. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, Марсель Гыймазетдинов шигырьләрендә туган як табигатен өйрәнү -  бик актуаль тема.

Төп максатым – шагыйрь күтәргән мәсьәләнең бүгенге көндә актуальлеген күрсәтү, аның иҗатында туган як табигате темасының чагылышын күзәтү. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны алдым:

1. Марсель Гыймазетдиновның шигъри җыентыклары  белән танышу.

2. Әдип иҗатында туган як табигате темасының чагылышын күзәтү.

3. Туган җиргә, туган як табигатенә багышланган шигырьләрен әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә куллану.

II. Төп өлеш

Туган җир! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, кадерле, тирән мәгънәле сүзләр! Туган җир дигәч тә, туып-үскән нигез, туган туфрак, иксез-чиксез иркен болыннар, туган якның гүзәл табигате  күз алдына килеп баса, шунда кылт итеп күңелгә Зәкия апа Туфайлованың шигъри юллары искә килеп төшә.

Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар.
Туган ил ул — иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә [3, 16].

Туган ил, туган җир – бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Бу шигырь, әйтерсең лә,  туган иленең, туган жиренең кадерен белеп, гомере буе кендеге белән җиргә берегеп  яшәгән олы шәхес шагыйрь Марсель Гыймазетдиновка багышланган.

Туган ил! Туган җир! Туган туфрак! Туган җир кешеләре! Туган як табигате!  Болар – шагыйрь иҗатының төп темалары. Ул үзенең шигырьләрендә туган як табигатенә, җиргә, икмәк үстерүчеләрнең күңел матурлыгына дан җырлый.  Марсель Гыймазетдинов – бөтен җаны белән, тулысынча авыл кешесе, гомере буена авылда яшәгән. Аның шигырьләре җирдән, туфрактан шытып чыккан. Табигать белән бер сулышта яши шагыйрь, андагы матурлыкны, сафлыкны кеше күңеленә күчерергә омтыла [1, 4].

Марсель ага Гыймазетдиновның иҗат чишмәсе бай. Аның  “Яшәү мәгънәсе” җыентыгы 1990 нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Бу җыентыкта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән 63 шигыре һәм көйгә салынган җыр текстлары туплана. Аның  “Җиремә” шигыре үз язмышы белән бәйләнгән сыман.

...Мәңгелеккә җиргә береккәнмен,

Ник омтылам җиргә шул чаклы [2, 11]?

Шагыйрь туган ягын җаны-тәне белән ярата, аның табигатенә соклана, хәтта аңа үзенең туган ягының искән җилләре дә кадерле. “Туган ягым” шигырендә “ синдә яшәү – үзе бәйрәмдер” дигән юллар бар. Моны Марсель Гыймазетдиновның тормыш девизы дип әйтеп була.

Шагыйрьнең “Язлардан алалмыйм күземне”җыентыгы 1992 нче елны дөнья күрә. Монда 80 шигырь тупланган. Марсель Гыймазетдиновның  туган ягының чишмәләренә, җәйләүләренә, тугайларында сайраучы тургайларына, урман-кырларына  гашыйк булуы табигый.  Ул үзенең тормышын, язмышын туган ягыннан, аның хозур табигатеннән, үз җиренең иген кырларыннан, шул кырларында тирләрен түгеп хезмәт иткән игенчеләреннән башка күз алдына  китерә алмый. “Язмышларым – иген кырлары” шигыре моңа ачык дәлил булып тора.

...Тургайларым булды көй язучы,

Чылтыр чишмә – җырчы кызларым.

Яшел җәйләү – бәллүр сиртмә иде,

Язмышларым – иген кырларым [1, 69].

Шагыйрь үзенең туган ягына, аның тырыш халкына мәдхия җырлау белән бергә  “Әй, кешеләр!” шигырендә табигатьне саклау проблемасын алга сөрә, кешеләргә табигатьне, үзебезнең туган йортыбызны сакларга кирәклеген искәртә, ачынып, йөрәге әрнеп, халыкка мөрәҗәгать итә.

...Нишләдек без? –

Иманыбыз качты,

Гел алласыз түгел идек без.

Нишлибез без?

 Гөлбакчалар чабып,

Урынына гараж төзибез...

Әй, кешеләр, сезгә эндәшүем:

Ташка әйләнмәсен күңелләр[1, 51].

Әйе, табигатьне сакларга өнди шагыйрь, аның  гүзәллеген, сафлыгын кеше күңеленә күчерергә омтыла. Халыктагы күркәм гореф-гадәтләрнең башлангычы – туган җирдә, туган як табигатендә, аның кеше җаны белән бердәмлегендә [1, 4]...

III. Йомгаклау

Күргәнебезчә, яшь буынга туган якка мәхәббәт, аның табигатенә сакчыл караш  тәрбияләүдә Марсель Гыймазетдиновның өлеше чиксез дәрәҗәдә зур. Аның шигырьләре  кечкенәдән үк туган як белән горурлану хисе уятырга, табигатьнең матурлыгын тоярга, аны саклый белергә өйрәтә.

Туган якларыннан читтә яшәүчеләр, Марсель Гыймазетдинов шигырьләрен укып, күңелләренә тынычлык, юаныч, сагынуларына дәва табарлар. Күп кенә яшьләребез, шагыйрьдән үрнәк алып, туган якларында гомер кичерерләр, нәкъ шагыйрьнең үзедәй туган җирләренең тугры уллары, кызлары, һәм, һичшиксез, табигатьнең сакчылары булырлар.

...Туган җирем, синдә гомер буе

Яшәдем мин тугры ул булып [1, 69].

 

 

Кулланылган әдәбият

1. Гыймазетдинов М.  Язлардан алалмыйм күземне. Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.

2. Гыймазетдинов М.  Яшәү мәгънәсе. Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

3. Миңлебаев К. Зәкия Туфайлова шигырьләре. – Азат хатын. – 1965. №1. – 16 б.

Опубликовано: 10.01.2023